"Изге Мирас"

"Изге Мирас"
ЮК, ЫШАНМА.. Ышанасыңмы бүгенен дә сине, Эллеккедәй, чынлап яратам.. Ышанасыңмы, айлы төннәр назы, Бүгенем дә чыкмый йөрәктән. Оныткансың..Бәлки хәтерлисең?, Синме, мине шашып сөйгәндә, -Күз нурларым..- диеп, пышылдадың, Онытмамын!- диеп, үлгәндә.. Ә мин исә, сине онытмадым, Онытырлыкмы соң сөюләр... Күз карашың йотып ала идем, Очырашуга йөгреп килгәндә. Онытмадым синең кара толым, Ак мендәрдә дулкын шикелле.. Сөю томаныда карашларны, Онытумы?Юк..Юк.. .икеле.. Бүген вәгъдәң йөрәгемне телә, Җылың эзләп киләм төшеңә. Юк ышанма,..бары суык миңа, Көзләр керә, җаным өшенә... Рамзис Мишәр.
Comments 0
Likes 1
Comments 0
Likes 0
Ә тормышка кирәк тәнгәлләр.. Бераз дөрес түгел кебек бәлки, Хыялга да урын азырак.. Бер - береңә яраклашу кирәк, Бердәм тормыш өчен яхшырак.. Хисләр генә тотмый бергәлекне, Тоталса да, түгел бик күпкә. Бердәм түгел икән, уй-карашлар, Килә аңлашылмау һәм үпкә.. Аптырыйсың, шундый матур сөю, Чәчкә аткан кебек башында. Нигә кибеп калды икән кинәт, Корыган агач кебек каршыңда. Югалдылар, назлы сүзләр телдән, Карашларга суык йөгерде. Элек җылы тулы кичләреңә, Әллә кайдан суык җил өрде. Ә яныңда якын кешең түгел, Син белмәгән башка берәүең.. Нык күренгән тормыш нигезең, Ыңгырашып сорый терәүен. Хисләр яши, тормыш тәме өчен: -Җирем яшел! Күкләр зәңгәрләр! Мәхәббәттә назлар чәчкә атса, Ә тормышка кирәк тәңгәлләр. Рамзис Мишәр.
Comments 0
Likes 2
Журабек Жураев Арабское танго
Comments 0
Likes 4
Юк, без әле таныш түгелләр.. Мин авылның гади агае. Бик яшь түгел, яшәп арымаган, Тик, җыерчык баскан маңгаем. Син шәһәрдән,чәчләреңдә бәсләр, Балаларың үскән, күптәннән, Оныкларың тотып, ялларында, Шатланасың килеп-киткәннән. Мин көн буе, бакча, йорт тирәсе, Сүз алышып үткән күршеләр. Сирәк килгән концртына барам, Авылдагы гади кешедәй. Син, эшеңә барып кайтасың да, Пешерәсең нидер тиз генә. Яңгыр сипкән тәрәзәгә карап, -Килеп җитте!- дисең, көз менә. Көннәр ага, вакыт үтә шулай, Без түгелдер, бәлки алдыймын. Ни булса да, күпләр яши шулай, Син дә, мин дә якта калмыймын. Кичен, бераз вакыт бушагачмы, Инет аша сәләм бирерләр.. Гадитчә кемдер кемгә язар, Тик без әле таныш түгелләр.. Рамзис Мишәр.
Comments 0
Likes 2
Син яшисең. Наилә Әюпова Яратам, дип әйтер сүз булса, Хыял тышауларлың үз булса, Офыгыңда маяк яндырып, Үткән юлда эзең калдырып... Син яшәдең, әле яшисең, Яшәүләрең кемдер, кем өчен, Бәла-казаларны кичереп, Мәхәббәттән кат-кат исереп... Син яшәдең, әле яшисең... Җәй күзендә-көз.дисең төсең, Төс нәрсә ул ?..Күңел, күңелең... Үкенечле түгел гомерең... Син яшәдең, әле яшисең... Күңелеңдә кояш балкытып, Тормыш-сәфәр, ә син юлыңда Яктылыкка сүнмәс шәм тотып... Син яшисең....
Comments 0
Likes 2
Син булмасаң. Наилә Әюпова Син булмасаң мин дә булмас идем, Тумас идем изге бу җиргә, Сиңа булган ихлас хисләремне Салмас идем бүгенге җырга. Син булмасаң, әйе, син булмасаң Тоймас идем сөю тәмнәрен, Гомер-гомерлеккә яр булмасаң Күрмәс идем яшәү ямьнәрен. Син булмасаң, булмас киләчәгем, Күрәчәгем булсын тик бергә. Көлемсерәп каравың да җитә, Сөюләрем сине-гомергә. Мин булмасам син соң булырсыңмы ? Әй, көнләшәм шушы сүземнән... Яшерәсең тагын серләреңне, Ник яшь тама әле күзеңнән ?
Comments 0
Likes 4
Киттем ерак. Наилә Әюпова Киттем ерак, ярсып типте йөрәк Тар сукмак иде юлым, Карт тирәк калды озатып, Әнкәй болгады  кулын. Карт тирәккә серен сөйләр, Пар булыр теләкләре, Хәбәр көтәр һәр көн иртән Өзелеп йөрәкләре. Иркә, назга саран булдым, Әй үземне !... Әйтми сүземне... Кадерлем, дип кочып үптем микән ?... Ә әнкәем булган түземле. ...Кайчан үсеп итәгемнән төштең ? Менә инде ташлап китәсең... Кем уйлаган еллар үткәч кенә Әни сүзе искә төшәсен ? Китте ерак, ярсып типте йөрәк, Күңелемдә бал
Comments 0
Likes 8
Блины на молоке, которые получаются всегда! И даже первый - не комом! Самый простой рецепт блинчиков
Comments 0
Likes 4
Рамзис Мишәр
yesterday 20:07

Show more