Предыдущая публикация
Мин авылның гади агае.
Бик яшь түгел, яшәп арымаган,
Тик, җыерчык баскан маңгаем.
Син шәһәрдән,чәчләреңдә бәсләр,
Балаларың үскән, күптәннән,
Оныкларың тотып ялларында,
Шатланасың килеп-киткәннән.
Мин көн буе, бакча, йорт тирәсе,
Сүз алышып үткән күршеләр.
Сирәк килгән концертына барам,
Авылдагы гади кешедәй.
Син, эшеңә барып кайтасың да,
Пешерәсең нидер тиз генә.
Яңгыр сипкән тәрәзәгә карап,
-Килеп җитте!- дисең, көз менә.
Көннәр ага, вакыт үтә шулай,
Без түгелдер, бәлки алдыймын.
Ни булса да, күпләр яши шулай,
Син дә, мин дә якта калмыймын.
Кичен, бераз вакыт бушагачмы,
Инет аша сәләм бирерләр..
Гадәтичә кемдер кемгә язар,
Тик без әле таныш түгелләр..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев