Предыдущая публикация
Наилә Әюпова
Бәхетем зур, диеп әйтә алмыйм,
Чама белән инде бары да...
Чама белән генә җилләр исә,
Чама белән ява кары да.
Хыялымны узып йөгерә алмыйм,
Хыялым да түгел чамасыз,
Җәйләремдә арба йөген сөйрим,
Кышын сөйрим, димим чанасыз.
Язмыш биргән бәхет тә чамалы-
Чама белән генә тотынам,
Чама белмәгәндә кимер, димен,
Бер болганып алам, бер тынам.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1