Предыдущая публикация
Көмеш томан, болыт артында,
Балкышларын,әле таратмаган,
Чыклар йоклый ,үлән астында.
Тик соңырак, ал нур биегәндә,
Күктә балкып, янгын төсендә,
Кинәт кенә, бар да күтәрелер,
Бәллүр тамчы, чирәм өстендә,
Янып таңның алсу чаткысында,
Энҗе төймә, балкып җемелдәр,
Сандугачның моңлы җыры белән,
Чишмә дулкыныдай челтерәр.
Тынлыгына, куркып кына карыйм
Иртә әле ишек шакырга..
Табигатьнең җаны, акрын сулый,
Юрганын асларында, йокыда..
Таң йокыдан әле уянмаган..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев