Предыдущая публикация
Каршы алып май аен
Яфрагын ярган каен,
Шытып чыккан үләннәр
Яшелеккә күмгәннәр.
Беренче май бәйрәме,
Кулда чәчәк бәйләме!
Йөрәкләрдә бер теләк-
Тынычлык илгә кирәк.
Ачык булсын күк йөзе,
Диеп кабатлый сүзне.
Зур майданда бер бала,
Сүзе җилдә тарала.
Кошлар отып алганнар
Сүзне җырга салганнар,
Таратып тирә-якка
Сайрый алар тирәктә.
Нинди матур Җир шары!
Бармы шундый җир тагы?!
Кояш нуры иркәли,
Ләйсән яңгыр сипкәли.
Лилия Ф.
Гиматдинова-Хисамова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев