Предыдущая публикация
Каршы алып Май аен
Яфрагын ярган каен.
Шытып чыккан үләннәр,
Яшелеккә күмгәннәр.
Беренче Май бәйрәме,
Кулда чәчәк бәйләме!
Йөрәкләрдә бер теләк-
Тынычлык илгә кирәк!.
Еламасын аналар,
Югалмасын балалар.!
Сугыш уты янмасын,
Бала ятим калмасын!
Диеп кабатлый ана,
Сүзе җилгә тарала.
Кошлар отып алганнар,
Сүзне җырга салганнар,
Нинди матур Җир шары!
Бармы шундый җир тагы?!
Кояш нуры иркәли,
Ләйсән яңгыр сибәли.
Лилия Ф.
Гиматдинова-Хисамова.Хисамова
Оренбург шәһәре.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев