Предыдущая публикация
ИРКӘҢ БУЛАМ
Иркәләсәң, иркәң булам,
Яратсаң --- сөйгән ярың;
Татыганда балың булам,
Ташысаң --- текә ярың.
Бал корт булсаң, гөлең булам,
Сайрасаң --- сандугачың.
Кояш булсаң, көнең булам,
Кыяда карлыгачың.
Учак булсаң, утың булам,
Күңел ачканда --- ялың.
Киңәшкәндә иптәш булам,
Дусларың янда --- ярың.
Юлларыңда юлдаш булсам,
Тиргәшкән чакта юаш.
Үпкәләсәм, болыт булам,
Сагынган чакта --- КОЯШ!
Иркәләсәң, иркәң булам,
Яратсаң --- сөйгән ярың;
Бәхетеңдә иртәң булам,
Кичеңдә --- иркә ялың.
#новости


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев