Үз түремә утырдымда Укып алдым бер дога, Догаларны укыганда, Моңнар үзләре чыга.
Моңлы догалар укыймын,
Ходай ярдәмен биргәч, Фәрештәнең канатлары, Иңнәргә тиеп үткәч.
Дога моңы җан җылысы, Азаннар җанга дәва, Үзем укыйм күзем елый,
Яшьләр яңгырдай ява.
Күңелләрдә тулып китә, Йөрәктән чыкса сүзләр, Җаннарыңа җиңел була, Елап алса да күзләр.
Дога моңы җырдан олы, Ул бөек дин азыгы, Ансыз яшәгән адәмнең, Дөньяда юк кызыгы.
Авторы Рамилә Хусяиншина.Мәскәү шәһәре - Түбән Новгород өлкәсе.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев