(Төшләр сериясеннән)
Ачы кояш астында кап-кара көеп,каз бәпкәләре саклап утырам. Безнең өй авыл башында урнашкан. Зиратка терәлеп диярлек тора. Зират үзенең эче тулы корыган агачлары, җәен шау яшеллектә утырган каен һәм чыршылары белән куркыныч куе калын урманны хәтерләтә. Җитмәсә, аның эчендә төлкеләр, кереп балалаган кыргый этләр дә бар. Инде ак йон чыгарган бәпкәләр өчен иң куркынычы – мондагы корыган биек агачларга оя корып, бала чыгарган елтыр күзле, очлы тырнаклы, ямьсез тавышлы, колач лы көчле канатлы козгыннар. Алар да бик бирелеп, минем кебек үк бәпкәләремне саклыйлар, чөнки каяндыр аулап алып кайткан күгәрченне күз ачып йомган арада, бишәү бергәләп, өзгәләп ашап бетерделәр. Бәпкәләрем карап торырга бик ишле күренсәләр дә, һәркайсысының тәгаенләнгән урыны бар. Кайсысы улыма, кайсысы киленемә, оныкларыма, Яңа ел табынына, күчтәнәчкә, мәҗлесләргә… Бер бишесен каклатып сатармын. Күзләрем аларда булса да уйларым, рәтсез-чиратсыз тәртипсез рәвештә, әле тегендә, әле монда йөгерә. Бүген кызымның туган көне. Исән булса егерме алты яшен билгеләр идек. Иртәгә бу дөньядан киткәненә ун ел. Иртәгә соңга гүр иясе булганга ун ел. Күңелне сызлатып, тыелгысыз тозлы күз яшьләренә ирек биреп,ул исән чагындагы ун ел элек булган вакыйга искә төшә.
Үземнең туган көн уңаеннан, әбиләр һәм күрше тирәне чакырып, коръән укыттым. Яз көне, итләр тозлаганчы дип, тагы шундый ук мәҗлес үткәрдек. Аштагылар таралып бетеп тә өлгермәгән дингә чиксез бирелгән, бер аллага табынган , әнки ак яулыгын әйбәтли-әйбәтли:
-Алла бирса, улың исән – сау әйләнеп кайтсын, ул кайткач, ходай ризалыгы өчен коръән укытырсың, балам, - ди.
Май аенда улым армия хезмәтеннән кайтырга тиеш иде. Эчтән генә бер елга ике коръән бик җитеп торыр дип уйласам да, әнкигә ни уйлаганымны белдереп, каефен төшермәдем. Кеше план кора, алла үзе теләгәнчә бора дигәннәре хак икән.
Май башында безне чиксез шатландырып, ике ел көткән улыбыз,исән-имин туган йортына кайтып төште. Аллаһы тәгалә өч коръәнеңне күпсендеңме, дигән сыман, кызымны тартып алды.Май азагында кызым бу җирдән китеп барды. Аны җир куенына тапшыргач, коръән укыттык, аннары өче, җидесе, кырыгы , елы. Шулай итеп бер ел эчендә җиде коръән. Уйларым шунда өзелде. Козгыннар әллә минем, озын колга тотып утырганны күрмәделәр,әллә җиңәселәренә ышандылар. Санаулы секундлар эчендә бәбкәләрне камап алдылар да пыран- заран китереп ыргыттылар. Мин аларны куып тегеләй-болай йөгергән арада икесенең башын өзделәр, икесенең аягын, берсенә канатлары белән бәрелеп сугып ектылар.Камыш башыныкыдай йон-мамык тузды. Әле җаннары да чыгып бетмичә селкенеп яткан мәхлукларны җыеп күтәреп алдым да өйгә йөгердем. Аларны капканың эчке ягына өеп куйдым да иремнән исән калганнарын җыеп алуда булышуын үтендем. Азактан үлгән биш бәбкәне чокыр казып күмеп куйдым. Нигәдер көяләнмәдем, шулай булырга тиеш кебек кабул иттем.
Кич йокларга яткач, гадәттәгечә, озак кына йоклый алмый, боргаланып ята торгач, тагын уйлар үзләренә буйсындырды. Биш бәбкәне тозлап каклатып сатармын дип уйлар алдыннан нигә алла кушса дип әйтмәдем икән. Күземне йоммадым кебек. Бәләкәй чагындагы кебек шым гына, гаебе барлыгы сизелеп торган шикелле итеп, кызым килде дә күкрәгемнән сыйпап:
-Әни, ачуланма инде, мин үз өлешемне алдым яме, - дип каядыр эреп юкка чыкты.
Мин торып утырып аның рухына җиңеллек теләп дога укыдым. Шунда келт итеп янә бер хәл искә килеп төште. Узган ел егерме биш яше тулган көнне яңа гына сатып алган яшь танабыз бозаулаган иде. Бозавы тугач үлгән. Ул чакта да бүгенге кебек:
-Әни, ачуланма инде,бозавы минеке, яме, – дип томан эченә кереп югалган иде.
Сания Шәрипова, Башкортостан,Бүздәк.
02.05.15.
#СанияШарипова


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев