Исемеңне мин онытмыйм, Төшләремә бик еш керәсең, Кавышыр юлларыбыз бар дип, Чәчкәләрдән күпер үрәсең. Йөрәгемә сеңгән синең сөю, Хисләремдә калган назларың, Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, Мәхаббәтнең җылы язларын. Искән җилләр мине сыйпаганда, Синең кулың сыман мин тоям, Яңгырлары яуса мин кушылып, Сагынулардан яшемне коям. Онытмадым әле мин үзеңне, Дистә еллар үтеп китсәдә, Яннарыңда бүтәннәрнең барын, Күңелләрем минем сизсәдә. Саф сөюнең кадерләрен, Без кайчандыр икәү югалттык, Бергә булуларны язмаган дип, Бер беребезне ялгыш юаттык. Сирәккенә сине очратсамда, Кыюлык мин тапмыйм дәшәргә, Чөнки мине язмыш өйрәткәндер, Ялгызыма синсез яшәргә.
18.05.2015г. Рамилә Хусяиншина иҗаты.Мәскәү шәһәре - Түбән Новгород өлкәсе.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев