Килеп бастым тәрәз каршысына
Күзне салдым көзге урамга
Бар күренеш элеккечә сыман
Тыныч кына карап торганда
Үсеп тора бер зифа каенкай
Янәшәдә тибрәлә шомырт
Ап-ак күлмәген кигән кызыкай
Аңа соклана шомырт-егет
Бер-беренә алар авышканнар
Ачы җилләр тимәс өчен дер
Әйтерсең дә мәңге кавышканнар
Мөхәббәт хисләре көчле дер
Үтәр көзләр , җитер ямьле язлар
Китәр егет кыштан уянып
Сөйгән яры , ак каенны назлап
Ап- ак чәчәк атыр куанып
Аңкып торыр бөтен тирә- якка
Саф ,хуш исле , аның мөхәббәт
Исе китеп шундый тогрылыкка
Каенкай да булыр саф- гыйффәт
Ябыныр ул яшел хәтфә шәлен
Назлы карар сибеп өметләр
Матур парлар булып үссен әле
Таһир белән Зөһрә кебекләр
Басып тордым шуны уйлабырак
Нигә аны элек белмәдем
Күңел күрә , диләр , тирәнерәк
Маңгай күзе белән күрмәдем.
#РафитБикташев
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев