Шагыйрә һәм тәрҗемәче Фирая Зыятдинованың тууына 80 ел (1945–2006). УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/gaziz-tavyshlar/koiaska-elmaiucy-sagyira
    0 комментариев
    1 класс
    Татар милләте өчен Тукай шундый шагыйрь: аңа күкләр тарафыннан мөкатдәс вазифа йөкләнгән; язган китаплары да гадәти түгел, чөнки алар халыкның рухи кыйбласын дөресләп торыр дәреслеккә әверелгән. УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/t-g-r-k-st-l/tukaj-gasyry-devam-ite-8230
    0 комментариев
    1 класс
    Бар нәрсәне монда сулар юган, Җилләр куган, ялмап, ут алган... Илне сатканнарның тәңкәләре Сөякләре белән буталган. Бу бабамны кемнәр тере килеш Иделләргә төртеп төшергән?! ...Дөнья нинди генә сувенирлар Иҗат итми икән кешедән. Чая дулкын ярга бәреп киткән Баш сөяген юам Иделдә. Гади генә түгел, бу, минемчә, Гаскәр башы булган кимендә. Гаскәр башы булгач, Башлы кеше, Асыл заттан булган, билгеле... Кемдер каргый бүген: – Үз илеңне Саклый алмагансың, шыр тиле! Баш кешеләр әллә ул чакта да Бар кешедән башлы саналган? Кичер, бабам, синең хакта бүген Китап язып ята мең надан. ...Утлар һәрчак монда бу суларны Чигендереп, бию биегән. Кем көенә биегәннәр алар – Учагыма килеп иеләм. Гөлләр бүген әйлән-бәйлән уйный Мин кабызган учак тирәли. Кипкән күлләр болыт булып килә, Сибәли дә яңгыр, сибәли. Кылычдарның ул чак ташка түгел, Башка тиеп, йөзе кителде... Тарихымны таптап китә калсам, Табаннарым канар шикелле – Кылыч булып тыныч кына ята Бабамнарның кайнар эзләре. Күкрәп керик яңа гасырларга Эзләп йөрер юкса үзләре. Рәшит Әхмәтҗанов
    0 комментариев
    3 класса
    Солтан Шәмсинең кырык елга сузылган – тоташ эзләнүләрдән торган күпкырлы иҗат эшчәнлеге безгә ике гасыр чигендәге татар әдәбияты үсешенең бик характерлы тулы бер иҗат спектрын күзалларга ярдәм итә. УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/d-bi-t-nkyjt/soltan-shmsi-zaman-synaulary-asha
    0 комментариев
    1 класс
    Мин тагын тауларда. Сөяк кебек, Ташлар иңри кичле-иртәле. Картайсам да, сөяк сызлауларын Җырлый алам икән бит әле!.. Сызлый, сыкрый, иңри, өзли җелек. Өзләп, нәрсә эзли башлаган? Без тереме? Тере икән, димәк, Без туганбыз шушы ташлардан... Әйе, шушы өзләү – эзләү иде, Сине күзләү иде, Җәмилә! Бакчасарай ташларында сине Күрми түзмәү иде, Җәмилә!.. Әйткән идең ул чак: килерсең, дип, Бер очрашырбыз, дип, Җәмилә. Картлыгымда Сөюгә китердең Яшьлектә булмаган Ямь белән. Шигырь язган тәнкыйтьчеләр сыман Ясый алмаганга шигырьне, Синең хакка моң гармунавазын Җан-чыгырдан коеп төшердем... Үзеңнән җибәрмә, күрче, мине – Гармунавазчыны, кырынга – Бу көндә дә аппаралар, бәйләп, Үзем теләмәгән урынга?! Җирләр аеры, һавалар бер безнең, Димәк, бер үк безнең дәва да – Бакчасарай ханын, аһ, Җәмилә, Камырдан булса да әвәлә!.. Камыр Батыр, бәлки, ыруыбызның Чын батыры булыр, кем белә? – Кайткан җилдә нәзакәткә чум да Карашың бор миңа, Җәмилә... Айдар Хәлим
    0 комментариев
    4 класса
    Безнең сыер алырга җыенуыбызны да миңа күрше урам малайлары әйтеп кайтарды. Өйдә никтер ишетмәгән идем. Күрәсең, алдан кычкырганны өнәмәүче әти йортта сүз озайтмаска кушкандыр. Шул көннән мин яңа сыер кайтуын түземсезләнеп көтә башладым. Ләкин якын-тирә авылларда безгә туры килердәй сыер озак табылмады. Бүген, ниһаять, алырга киттеләр... УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/hikaya/kapka-yldn-so-achyla-khikya
    0 комментариев
    4 класса
    Ана йөрәге сыйдыра, Кабул итә барысын да. Җаны тыныч түгел бер дә, Барысы өчен дә борчыла. Безне үстереп кеше иткән, Күңелне төшертмәгән. Салкында туңдыртмаган, Эссегә пешертмәгән. Аналарның хакы олы, Кылдай нечкә күңелле. Бәхет-шатлыктан гына Торсын аның гомере. Ана күңеле сизгер, борчулы, Нидер булыр төсле тоя ул. Нишләтәсең ана йөрәген, Алдан сизеп, белеп куя ул. Борчу китермикче аларга, Яраламыйк ана йөрәген. Ана кеше – изге зат бит ул, Үтәп яшик һәрчак теләген. Күз яшьләрен түктермәгез, Алар инде күптән кипкән. Балакайлар диеп өзелеп, Гомерләр үтеп киткән. Шушы якты дөньяларда Яшәсен матур итеп. Гомеркәй бит озын түгел, Хәзер китә шул үтеп. Ана күңеле кардай чиста, Яшәмәгез сез таплап. Яшик әле хөрмәт итеп, Ана хакын хаклап. Миңнегөл МАНИХОВА
    0 комментариев
    1 класс
    Укырга өйрәнгән кышта мине еш кына өйдә берүземне калдыра башладылар. Ул елны авылдагы почта бүлеген җитәкләгән Темәпи җизни, безгә ат җигеп төшеп, әбине эшкә чакырып алды. «Син булсаң, тәртип кертер идең инде анда», – диде. УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/roman/minem-cacem-ide-tolym-tarixi-uidyrma-biografiia-davamy-1756122740
    0 комментариев
    6 классов
    Эстрада концертыннан соң бер төркем депутатлар фикер алышып утыра. Бер яшь җырчы турында да сүз чыга: – Ну киенеп тә куйган, әй! УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/ueny-chyny-berg/kontserttan-so
    0 комментариев
    1 класс
    Чәчкәләрем көзләр булып елый, Юатырга янда ишем юк. Кочаклашып уза япь-яшь парлар, Аларның шул миндә эше юк. Бәхетлеләр уза янәшәмнән, Ел фасылы тими парлыларга... «Бу бит безнең сукмак иде!» – диеп, Эчтән генә дәшәм аларга. Әй бу сукмак! Мәхәббәтне саклап Басып торам монда ялгызым. ...Таныш шәүлә күрми китеп бара Хыялында калган хур кызын... Куеныма алдым, җылытырмын: Ялгыз күшекмәсен хыялым. Кара төнне икәү кичәрбез без, Төн артында көтәр уяну. Ә әлегә... Җанда кайтавазмы, Китеп барган кошлар өнеме?! Алар – көнгә, ә мин төнгә керәм – Ялгызлыкның тәүге төненә... Равилә Шәйдуллина-Мурат
    1 комментарий
    2 класса
Фильтр
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
Показать ещё