Кабул итә барысын да.
Җаны тыныч түгел бер дә,
Барысы өчен дә борчыла.
Безне үстереп кеше иткән,
Күңелне төшертмәгән.
Салкында туңдыртмаган,
Эссегә пешертмәгән.
Аналарның хакы олы,
Кылдай нечкә күңелле.
Бәхет-шатлыктан гына
Торсын аның гомере.
Ана күңеле сизгер, борчулы,
Нидер булыр төсле тоя ул.
Нишләтәсең ана йөрәген,
Алдан сизеп, белеп куя ул.
Борчу китермикче аларга,
Яраламыйк ана йөрәген.
Ана кеше – изге зат бит ул,
Үтәп яшик һәрчак теләген.
Күз яшьләрен түктермәгез,
Алар инде күптән кипкән.
Балакайлар диеп өзелеп,
Гомерләр үтеп киткән.
Шушы якты дөньяларда
Яшәсен матур итеп.
Гомеркәй бит озын түгел,
Хәзер китә шул үтеп.
Ана күңеле кардай чиста,
Яшәмәгез сез таплап.
Яшик әле хөрмәт итеп,
Ана хакын хаклап.
Миңнегөл МАНИХОВА
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев