Предыдущая публикация
Дип, алдыйсың юри.
Мин ышанам күпне күрсәм дә.
Атлыйм синең эздән,
Бата-бата тездән.
Ак кар алдый күпме йөрсәм дә.
Кояш безгә көлә,
Күрәсең, яз килә.
Табигать яшелгә буяна.
Кушылып син язга,
Төргәч мине назга,
Яшьлек дәрте кабат уяна.
Яманнан сакланыйк,
Карап без сокланыйк
Кояш чыккан язгы иртәгә.
Алга таба атлыйк,
Тик кенә без ятмыйк.
Яшик әле бүген, иртәгә...
Нәкыя Хәйруллина 02.04.2018.
#музыка
#улыма
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4