Предыдущая публикация
Автор: Нәкыя Хәйруллина
Кемдер кушкан өчен түгел
минем гамәл,
Аллаһ ризалыгы өчен мин кылам.
Изге теләкләрем теләп,
ихлас күң(е)лем белән
Бер Аллаһка гына сыенам.
Кирәк түгел кемнәрнеңдер мактаулары,
Мин ишетмим һичбер хурлауны.
Без килгәнбез җиргә
Аллаһ яратканга,
Хуплыйм Раббыбызны гына зурлауны.
Бер Аллаһтыр – безне яратучы,
Авырлыклар туса – ярдәмче.
Кунак икәнлекне онытмыйча,
Яшик дөньяларда адәмчә.
Изге гамәлләрдән эзләр салыйк,
Тырышыйк без, кулдан килгәнчә.
03.10.2023
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев