Әгузү билләһи- минәш-шәйтанир-раҗим.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиимӘлхәмдүлилләәһи раббил-гәәләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһи вә әсхабиһи әҗемәгыйн.
Йә, Раббым!
Авыруга - шифа бир, мохтаҗга - хәерле ризык бир, адашканга - туры юл күрсәт, әҗәтлегә - ярдәм ит, бәлагә төшкәнгә - чыгу юлын күрсәт!
Йә, Раббым!
Бала-оныкларга, киләчәк буыннарга тәүфыйк, һидаять бир.
Гыйлем һәм итагатьтә үсеп, аларга бездән хәерлерәк буын булырга язсын!
Йә, Раббым!
Гаилә кормаганнарга - хәерле хәләл җәфетләр, баласы булмаганнарга - изге балалар бир.
Аллааһүммә раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә вә әңтә хайруль мүңзилиинә.
Әй, рәхимле, шәфкатьле Раббым!
Җирләр дә, күкләр дә Синең әмереңә буйсына.
Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр Синең кулыңда.
Теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләр иңдерәсең.
Теләсәң, ул бәракәтләрне ала да аласың.
Йә, Раббым!
Торган нигезләребезгә бәрәкәтеңне, рәхмәтеңне, нурыңны һәм сакчы фәрештәләреңне иңдер!
Анда яшәүчеләрнең тәннәренә — сихәт, җаннарына — тынычлык, калебләренә һидәят нурын иңдер һәм араларына өлфәт-мәхәббәт насыйп ит!
Йә,, Хафиз булган Аллааһ!
Нигезләребезне һәм гаиләләрбезне күзләребез күрә алган һәм күрә алмаган бөтен начарлыклардан сакла!
Шушы нигездә сөенеп, шатланып, киң ризыклар белән ризыкланып, озын гомердә яшәүләрне насыйп ит!
Раббәнәә әәтинә фиддүн-йәә хәсәнәтә вә фил әәхыйрати хәсәнәтә вә кыйнәә гәзәәбәннәәр.
Әәмиин! Йә Раббил Гәләмиин!
🤲🤲🤲
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 75