Предыдущая публикация
Бүген беренче Тәравих -
Уразаны башларбыз.
Иншаллаһ, таңнар атканчы
Без сәхәрне ашарбыз.
Ризалыгын өмет итеп,
Аллаһы Тәгаләдән.
Тыелырга тырышырбыз,
Ярамаган нәрсәдән.
Көннәр бик озын булса да,
Сабыр, түзем булырга,
Аллаһ үзе ярдәм бирер,
Фарыз йөкне кылырга.
Шөкер кылып ифтарларда,
Бергә авыз ачарбыз.
Хак Тәгалә әҗеренә,
Төенербез барчабыз!
Мунир Сабитов.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 14