Елмаерга елар чагында...
Кайдан ул юл таба адашмый..
Калганда җиде юл чатында...
Хатын кыз кайлардан көч таба...
Тойганда язмышның әчесен...
Ничекләр егылмый, бирешми...
Тормышның җиленә...Әйтче син?...
Кайлардан көч таба сөртергә...
Күз яшен ...дустының ..
Я Аллам бирсәң дә бир аңа бары тик...
Борчуның бик азын...узгынын...
Кайлардан көч таба хатын кыз...
Иң авыр чакта да төшмәскә түбәнгә.
Яңадан көч таба үзендә...
"Юк инде мин үлдем"- дигәндә...
Кайлардан көч таба...
Калдырып әрнүен үткәндә...
Ул да бит кайвакыт мохтаҗдыр...
Сөйгәне бер назлап үпкәнгә...
Кайлардан көч таба ханын кыз...
Мең сорау булганда җавапсыз...
Көч таба иңләргә күкләрне..
Ялгызы..берүзе...канатсыз...
Кайлардан көч таба хатын кыз...
Кайлардан ала ул сабырлык...
Язмышның бәгырьгә үтәрлек җиленә...
Егылмый ул каршы барырлык...
Кайлардан көч ала кайлардан...
Үтәргә язмышның сынавын...
Беркайчан күрмәссез Хатын кыз..
Чарасыз сыгылган сынганын...
Кайлардан көч таба хатын кыз...
Сакларга күңелнең.. җылысын...
Раббым биргәндер аңарга..
Сабырлык һәм көчнең олысын..
Гөлүсә Шаһбан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 8
Гөлүсә, иҗади уңышлар сиңа. Исән имин сау сәламәт бәхетле бул.