Әйтерсең лә кеше өчен яши
Кеше сүзе өчен гомереңдә
Күпме түгелә аның күз яше.
Күпме әрнү саклый күңелендә
Күпме төннәр үтә йокысыз
Сөеп-сөелер өчен туган йөрәк
Нигә бүген яши сөюсез.
Нигә кеше үз күңелен күрми
Нигә йөрәк телен тыңламый.
Нигә кеше сүзен йөрәгенә алып
Яралапмы аны яралый.
Күңел бит ул әйтерсең лә чәчкә
Күпме наз бит аның таҗында
Шул чәчкәне бик кадерләп кенә
Нигә яшәмәскә назында.
Сөю-назга тулса гына йөрәк
Яшәү - бәхет, яшәү - күңелле
Ачу-нәфрәт, әрнү, үртәлүләр
Телә генә бит ул күңелне.
Китек күңел - ул яралы күңел
Кителмәсен аның читләре
Саклагыз сез сөю гөлегезне
Кертмәгез сез анда чит сүзне.
Үзегез дә кеше тормышына
Кысылмагыз, сөйләп йөрмәгез
Җиде буын өчен гөнаһ алып
Рәнҗеш утларына төрмәгез.
Күзләрегез сезнең кешеләргә
Сынап түгел, сөеп карасын
Җаның җылы булсын.. Күп кешегә
Тансык бит ул аның җылысы.
Кеше ни әйтер дип курыкмагыз
Тел сөяксез, әйдә, сөйләсен
Иң мөһиме, күңел кошыгыз
Сөю җырын гына көйләсен.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7