Бүген, 6 март, кояш баю белән, Бәраәт кичәсе башлана. Бу төндә күп тәүбәләр, догалар кылырга, Коръән укырга, тәүбә намазлары укырга, мөмкин кадәр төнне гыйбадәт белән уздырырга кирәк. Үзебез, балаларыбыз, илебез өчен күп догалар кылыйк! Тәүбә догасы үрнәген бирәбез.
Тәүбә кылу – гөнаһлардан арындыра.
Тәүбә кылу – ризыкны арттыра.
Тәүбә кылу – язмышны үзгәртә.
Тәүбә кылу – авырулардан азат итә.
Күп тәүбәләр кылыйк, Аллаһка якынайыйк!
Тәүбә кылу өчен
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлааһу гәләйһи вә сәлләм көн саен Аллаһка 100 тапкыр, икенче хәдисендә 70 тапкыр тәүбә-истигъфар кылуын әйткән. (Бохари, Мөслим),
Әстәгъфируллааһә вә әтүүбү иләйһи.
Әстәгъфируллааһә - Аллаһның гафу итүен сорыйм; вә – һәм; әтүүбү – тәүбә кылам; иләйһи – Аңа.
Әстәгъфируллааһәль – Гаҙыыйм-әлләҙии ләәәә иләәһә илләә Һувәль-Хәййүль-Каййүүмү вә әтүүбү иләйһи (3 тапкыр).
Әстәгъфируллааһә – Аллаһның гафу итүен сорыйм; Әль – Гаҙыыйм – чиксез Бөек булган; әлләҙии - Ул шундый, кайсы; ләәәә – юк; иләәһә – иләһ; илләә – башка; Һувә – Ул; Әль-Хәййү – мәңге Тере; Әль-Каййүүмү – Мәңге булучы, һәммәсен күзәтүе астында тотучы; вә – һәм; әтүүбү – тәүбә кылам; иләйһи – Аңа.
Чиксез Бөек Аллаһның гафу итүен сорыйм; Ул шундый Аллаһтыр ки, юк Аннан башка иләһ – табыныр зат; Ул мәңге тере һәм һәммәсен күзәтеп, Үзенең кодрәте белән тотучы.
“Бу тәүбә-истигъфар догасын өч тапкыр укыган кешенең гөнаһлары гафу ителә, хәтта ул сугыш яланыннан качкан булса да”, - ди сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.). Бу хәдис Тирмизидән, Әбү Давыттан китерелә).
“Тәүбә догасы”
Бисмилләәһир-Рахмәәнир-Рахиим. Әлхәмдүлилләәһи Раббиль- гәәләмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.
Йәә Рабби йәә Аллааһ! Йәә Рабби йәә Рахмәән! Йәә Хәййү йәә Каййүүм! Йәә Әрхәмәр-Раахимиин!
Әй чиксез мәрхәмәтле Раббым Аллааһу вә Сүбхәнәһү вә Тәгалә! Мин Синең бәндәңмен һәм колыңмын! Син мине юктан бар иттең, тәрбия кылдың, чиксез нигъмәтләр белән чорнап алдың. Дөньяга килгәннән алып әлеге көнгә кадәр миңа биргән барча нигъмәтләреңә хисапсыз шөкерләремне белдерәм. Әлхәмдүлилләһ. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәәләмиин”.
Син җирдә яшәүче кешеләрне һәм җеннәрне Үзеңә гыйбадәт кылу өчен яралттың. Синең барлыгыңа һәм берлегеңә чын күңелемнән инанып, иманымны яңартам. Синнән башка табыныр Зат юк, бөтен гыйбадәтләргә бары тик Син генә лаексың. Мүхәммәд саллләллааһу гәләйһи вәсәлләм Синең колың һәм динне өйрәтү өчен җибәрелгән илчең. “Әшһәдү ән ләәәә иләәһә илләллааһу вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһү вә расүүлүһ” (3 тапкыр).
Әй гөнаһларны гафу итүче, шәфкатьле Раббым! Мин туганнан алып әлегә кадәр кылган бөтен гөнаһларым өчен чын күңелемнән үкенеп, Синең алдыңда тәүбә кылам. Минем белеп һәм белмичә, аңлап һәм аңламыйча, ачык һәм яшерен кылган бөтен гөнаһларымны Үзеңнең киң рәхмәтең белән кичер, гафу ит. Калебемне бөтен гөнаһлардан пакъларга, чистарынырга, Сиңа якынаерга, Үзең кушканнарны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып яшәргә бөтен ярдәмнәреңне бир. Наданлыкта, Сиңа тиешле гыйбадәт кылмыйча яшәгән елларым өчен тирән үкенеп, Сиңа әйләнеп кайттым. Алда торган Рамазан аен Үзең риза булган рәвештә гыйбадәт белән үткәрергә, изге айның тулы савапларына ирешергә насыйп ит. Шушы Бәраәт кичәсендә бөтен гөнаһларымнан азат ит, алда торган елымны бәрәкәтле үткәрергә, файдалы гыйлемнәр алырга, ихласлыкка һәм тәкъвалыкка ирешергә ярдәм бир. Бәла-казалардан, кайгы-хәсрәтләрдән сакла.
Әй гөнаһларны гафу итүче Аллааһ! Йәә Гафуур! Йәә Рахиим! Син Үзеңнең Коръән Кәримеңдә: “Кем үзенең гөнаһларына үкенеп, Аллаһка тәүбә-истигъфар кылса, Аллаһу Тәгаләне гафу итүче итеп табар”, — дигәнсең. Мин Үземнең бөтен начар уйларым һәм эшләрем, кылган гөнаһларым өчен тирән үкенгән хәлдә Синнән ялварып сорыймын: әлегә чаклы кылган гөнаһлы гамәлләремнең барчасын да кичер, гафу ит, аларны башкача кылмаска, Син кушканча гыйдабәт кылып яшәргә насыйп ит. Гомерем буе (тормыш иптәшем, балаларым …… белән) Сиңа шөкерләр кылып яшәү өчен җиңеллекләр бир. Ике дөнья бәхет-сәгадәтләренә ирешү өчен гыйлем-гыйбадәт, бәрәкәт ишекләреңне ач.
Әй Мәрхәмәтле Аллааһ! Җир шарындагы бөтен бәндәләреңә иманга килергә, тәүбәләр кылырга ярдәмнәреңне бир. Барча иманлы колларыңның бөтен гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу ит. Сөекле рәсүлебез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи вәсәлләм үрнәгендә яшәргә, Аның үрнәгендә тәрбияләнергә, Коръән һәм Сөннәт буенча гомер итәргә бөтен ярдәмнәреңне бир. Халыклар арасына дуслык бир. Илләребезгә тынычлык бир. Җир галәме халыкларына тәүфикъ һидәяте ишекләреңне ач. Әәмин!
Әстәгъфируллааһәль – Гаҙыыйм-әлләҙии ләәәә иләәһә илләә Һувәль-Хәййүль-Каййүүмү вә әтүүбү иләйһи (3 тапкыр).
Әлхәмдүлиләәһи Раббиль гәәләмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһи вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 197