Предыдущая публикация
Иртән торып юынганда,
Карама син көзгегә.
Жыерчыкларыңны күреп,
Күңелеңне төшермә.
Алар бары тормышыңның,
Үткән кичерешләре.
Бала үстергән вакытның,
Истәлекле эзләре.
Борчымасын жаныңны,
Чәчеңнең ак бәсләре.
Ул бәсләр гомер көзенең,
Үзенә хас бер төсләре.
Бәхетле булыр өчен,
Мөһим түгел матурлык.
Телик бары : Киләчәктә
Көтсен бәхетле картлык.
(МӘДИНӘ ИХСАН)2019ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 20