Предыдущая публикация
Артта калды туган кырлары.
Алып китте салып йөрәгенә,
Әнкәсенең бишек җырларын.
Әткәсе,абыйсы-солдат булган,
Кулга корал тоткан кешеләр.
Кайнар кочып,икесе дә әйтте:
-Шулай тиеш, егет кешегә!
Кара аны,малай,йоклап йөрмә,
Ил язмышын сиңа тапшырдык,
Татар данын югарырак күтәр,
Китермә йөзләргә кызыллык!"
Сеңелкәе генә,муенына,
Сарылды да,үксеп елады
Син елама,сеңел! Абыеңның,
Ир булам дип,адым атлавы.
Барыр юлларына ак теләкләр,
Изге сәфәр тели барысы.
Унсигезе тулган яшь егетнең,
Ил сагына китеп барышы.
Фирдания Нугаева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 8