Предыдущая публикация
Газиз татар телем
Синең белән телем ачылган
Бишек җыры аша күңелемә
Сиңа булган сөю салынган
Әткәм-әнкәм, ата-бабаларым теле!
Һәр авазың миңа кадерле
Гади сүзләр белән аңлата алмам
Сиңа булган кадер-хөрмәтне.
Изге рухлы минем татар телем!
Син милләтем минем, Син җаным!
Синең телдә уйлыйм, моңнарымны көйлим
Туган телем - Син җан азыгым!
Мин сүз бирәм бүген Синең алда
Әткәм-әнкәм теле югалмас
Балаларым, оныкларым минем
Сине югалтуга юл куймас.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2