Предыдущая публикация
Тиздән тынып язгы гөрләвекләр,
Җир уяныр сулап күпереп,
Тиздән җылы яңгырларны иңләп,
Күккә сузар салават күперен.
Тиздән каплар җирне яшел чирәм
Сары чәчкә атар болыннар.
Тиздән күкнең зәңгәр күзе тирән,
Ләйсән яңгыр өчен болытлар.
Санаулы көн инде, агач- куакларда,
Башын төртер яшел бөреләр.
Сыерчыклар, чыр-чу килеп язда,
Ашыга-ашыга оя төрерләр.
Тиздән, чирәм баскан урамнарга,
Тавык - чеби кытлап агылыр.
Бала -чага шау -шуына кушылып,
Уйнак этләр йөгреп тагылыр
Утардагы кышны чыккан маллар,
Мөггри-мөгри әзер көтүгә.
Менә, бармак белән санар көннәр,
Никтер тынып, язны көтелә..
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев