Предыдущая публикация
КӨЗЛӘР МОҢЫ
Көзләр моңы чыңлый колагымда,
Көзләр моңы - сары кыңгырау.
Көзләр нигә килә табигатькә?
Җанны айкый һаман шул сорау.
Сары яфрак өзелеп төште җиргә,
Агач калды елап артыннан.
Бөртек-бөртек яше учка тамды,
Ул да әллә адәм затыннан?
Көзләр моңы кергән табигатькә,
Көзләр моңын көйли Көзбикә.
Көзбикәгә кушылып җырлар җырлыйм,
Моңландыра көзен бигрәк тә.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев