Предыдущая публикация
Кире кайтам кебек яшьлегемә,
Искә алсам үткән елларны.
Уем, күңелем белән бер әйләнәм
Өр - яңадан үткән юлларны.
Узган еллар алар - якты хисләр,
Шатлык белән үткән көннәрем.
Якын дуслар,тәүге мәхәббәтем,
Очрашувлар,айлы төннәрем.
Узган еллар алар - якын дуслар ,
Матур җырлар,гармун моңнары.
Һәрчак күз алдымда авылымның
Сызылып аткан алсу таңнары.
Сагышларым телә йөрәгемне ,
Истәлекләр һәрчак күңелдә.
Үтеп киткән гүзәл гөмеремне
Сагынып яшим шулай гөмергә.
Виниса Фәттахова.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев