Предыдущая публикация
Җыйган чәчәкләре бер кочак.
Чәчәкләрен күреп хәйран калдым,
Булгандырмы минем шундый чак!
Чәчәк җыйган чәчәк кебек кызга
Сокланыплар карый кояш та.
Чәчәкләре төсле нурлы кызым,
Матурлардан матур бу якта.
Егермесе тулган кыз күңеле
Чәчәкләре төсле үрелгән.
Гашыйкларның кушып саф хисләрен
Толымнарын чәчәкләп үргән.
Бакчабыздан кызым кайтып килә,
Юлларына кояш сибелә.
Каршы чыгып : "Бәхетле бул!" - диеп,
Кысып - кысып сөясем килә.
Светлана Васикова.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев