Предыдущая публикация
 Көзге ямь
Көз, дисеңме? Аның да бит,
Яндырган чагы була.
Тоташ яңгыр!- дия күрмә,
Кояшы нурга күмә.
Әби чуагыннан хәтта –
Җаннар хискә күмелә.
Кара әле! Зәңгәр күктән –
Мәрҗән - тамчы түгелә.
Ә яфраклар!? Алтын, көмеш,
Көзгә баш игән таллар.
Табигатьнең кошкарыйдан –
Такыялар үргән чаклар.
Тулып пешкән һәм коелган,
Алма, виноград чоры.
Яшьләрнең кызыл туй ясап,
Сөюдән туган җыры.
Сары башаклар уңган чак,
Уңыш өлгергән вакыт.
Алтын көзләрдә һәр җаннан
Мәхәббәт тора саркып.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 10