Белем көне уңаеннан, Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбендә тантаналы линейка узды. Быел беренче сыйныфка 15 бала укырга керде.
Укучыларны, укытучыларны һәм бәйрәм кунакларын Баулы районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Дарина Ганиева, мәктәп директоры Альбина Әминова, Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Марсель Даутов, авыл имамы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов котлады һәм уңышлар теләде.
Кызылъяр җирлеге, оешмалар, предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында узган спартакиадада җиңгән өчен, 50 мең сумлык сертификатка лаек булган. Бу җиңүдә Кызылъяр мәктәбенең дә өлеше зур. Җирлек башлыгы Марсель Даутов бүләкне мәктәп директоры Альбина Әминовага тапшырды.
1нче һәм 11нче сыйныф укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. 11нче сыйныф укучылары, "Киләчәккә самолёт" традициясен дәвам итеп, 1нче сыйныф укучыларына теләкләр язылган кәгазь самолётлар тапшырдылар.
Яңа уку елына чакырып яңгыраган беренче кыңгыраудан соң, укучылар үзләренең сыйныф бүлмәләренә таралдылар. Һәр сыйныфта "Тынычлык дәресләре" дип исемләнгән ачык дәресләр узды.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева, Эльнара Идиатуллина
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев