Шалты авылында яшәүче Мөрсәлим Зиаз улы Гыйләҗиевка 90 яшь тулды.Ул олуг юбилеен кызлары-кияүләре, оныклары, кодагые һәм башка туганнары белән мул табын артында билгеләп үтте.
Юбиляр Шалтыда туып үскән, гомере буе туган авылы мәктәбендә хезмәт һәм производство укытучысы булып эшләгән. Аның гомуми хезмәт стажы – 46 ел.
Мөрсәлим Зиаз улы, тормыш иптәше Дания Әхмәт кызы белән 50 елга якын тату гомер итеп, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Алар, әти-әниләре үрнәгендә хезмәт сөючән, тырыш булып, тормышта үз юлларын тапканнар.
Кызганычка каршы, Дания Гыйләҗиева бер ел элек вафат булган. Юбиляр балалары һәм кияүләре, оныклары кадер-хөрмәтендә яши, аның 7 оныгы, 8 оныкчыгы бар.
Мөрсәлим Зиаз улын 90 яше белән Шалты авыл җирлеге башлыгы Зәйрулла Фәткуллин, Шалты ветераннар оешмасы рәисе Ринат Канипов, җирле мәктәпнең профсоюз оешмасы рәисе Ләйсән Кивамова да тәбрик итте, бүләкләр тапшырды. Юбилярга Баулы районы башлыгының котлау открыткасы да бирелде.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев