Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге республиканың Ютазы районында туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары өчен «Яңа УМКларга нигезләнеп, 10–11 сыйныфларда «Туган тел (татар теле)» һәм «Туган (татар) телдәге әдәбият» предметларын укыту үзенчәлекләре» дигән темага методик семинар үткәрде. 📌Семинар Г. Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повесте иҗат ителүгә 80 ел тулуга багышланган «Урталай бүленгән алма» II регионара әдәби фестивале кысаларында уздырылды.📌Бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Диләрия Абдуллина укытучыларга институтта эшләнгән туган (татар) тел һәм әдәбияттан яңа укыту-методик комплектлары турында сөйләде.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев