"Бар дөнья яңарып, ак чәчәкләргә күмелгән чвгында без Халыкара Гаилә көнен билгеләп үтәбез.
Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлегенең чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала.
Районыбызда тырыш, эшчән, үрнәккә куярлык күркәм гаиләләр бихисап. Алар районыбызның горурлыгы булып тора.
Хөрмәтле райондашлар! Илләребез имин, гаиләләребез нык булсын, балаларыбыз гамәлләре белән сөендереп торсын! Сезгә зур гаилә бәхете, җан тынычлыгы, мәхәббәт, наз, кайгыртучанлык һәм игътибар телибез. Бер-берегезгә карата булган җылы хисләр беркайчан сүнмәсен, сүрелмәсен, бер-берегезне саклагыз, яклагыз һәм бәхетле булыгыз!"
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев