Бүген Актаныш муниципаль район Башлыгы Зарипов Ленар Рафак улы үзенең туган көнен каршылый. Җирлегебезгә яңа сулыш өргән җитәкчебезне ихлас күңелдән туган көне белән тәбрик итәбез. Кешеләргә игътибарлы булуы, гади, тәвәкәл һәм гадел булуы белән райондашларыбызның ихтирамын яулаган кешеләрнең берсе ул. Шуның өчен район халкы аңа таяна, берсеннән-берсе матур эшләренә соклана. Ленар Рафак улын ихластан күркәм бәйрәме белән тәбрик итәбез, корычтай нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, авыр һәм җаваплы хезмәтендә бары тик уңышлар гына телибез. Алга таба да районыбыз, киләчәгебез мәнфәгатьләрен кайгыртып һәм соклангыч уңышларга ирешеп, Гөлнар ханым белән тигезлектә, балаларның күңел җылысын тое
‼️ 2023 елда Татарстан Республикасында мотоцикллар, мопедлар һәм мототранспортның башка төрләре катнашында 236 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу 2022 елга караганда 1,9 тапкыр күбрәк. 🚨 Аварияләр нәтиҗәсендә 15 кеше һәлак була, ә 255 кеше яралана. ⛔️ Юлларда йөргәндә сак булсагыз иде. Аеруча яшьләребезгә. Юл хатларны кичерми!
Бүген Актанышта, озак еллар район газетасын җитәкләгән Рафис Габдулла улы Шәехов белән хушлаштылар. Аңа 79 яшь иде. Рафис Габдулла улы – көчле рухлы, кешелекле, кыю йөрәкле, тирән белемле, туры сүзле шәхес иде. Күпләргә остаз булды ул. Тормыш иптәше Азалия ханымның, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Рафис абыйның урыны җәннәт түрләрендә булсын.
🚒 30 апреля 2024 году пожарная охрана России отмечает свой 375-летний юбилей. 30 апреля 1649 года царём Алексеем Михайловичем Романовым был издан «Наказ о градском благочинии», в соответствии с которым в Москве установили круглосуточные пожарные дозоры. Этим документом заложили основы профессиональной пожарной охраны. Сегодня Государственная противопожарная служба — это мощная оперативная служба в составе МЧС России, обладающая квалифицированными кадрами, современной техникой, имеющая развитые научную и учебную базы. 🏆 В честь празднования дня пожарной охраны и за отличие в работе в 2024 году благодарственными письмами от Главы Актанышского района Зарипова Ленара Рафаковича награждены сл
Бүген Караталлар, алдан ук белдерү куеп, авыл зиарат өмәсенә җыйналдылар. Күмәк көч таулар күчерә ди безнең халык. Чыннан да бик зур эш эшләнде. Гасырлар буе караусыз ускән агачлар киселде, куаклар төпләнде, каберлек аралары чүптән арындырылды. Һәрбер эштә оештыручы да кирәк. Әлеге вакәләтне, күп еллар зиратыбыз караучысы булган зур яшьтәге Марсил агабызны алыштырган, Дәниф агай Заһертдинов бик оста оештырган. "Менә шулай кайтып йөрсеннәр иде авылдашлар, якыннарына зират кылырга" - дип әйтә ул. "Өмәгә кайталмаса, башка вакытта кайтсыннар иде, якыннарынын каберлек өсләрен, яисә чардуганын буяп китсәләр дә, күпме савап булыр иде" - дип уз фикерләрен җиткерде ул. Авылның мәдәния
Мәсәде җирлегендә бүген зур өмә. Авыл халкы бердәм булып зиратларны чистарта. Ә сездә яллар ничек уза?
Буген Әгбәс балалар бакчасында Гаилә елы унаеннан ,, Аулак өй" күнел ачу күрсәтелде. Әлеге чарада әниләр дә балалары белән бергә яшьлекләренә кайтып килделәр. Гаилә бәйрәмендә ата-аналар да парлап, мәктәп укучылары да теләп катнаштылар. Балалар бакчасы һәрвакыт ата-аналар һәм мәктәп коллективы белән тыгыз элемтәдә торалар.
🎗Татарстан «Георгий тасмасы» халыкара акциясенә кушылды Җиңү көне алдыннан республика халкына 350 меңнән артык тасма таратылачак. 📚Татарстанда туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуны билгеләп үттеләр Татарстан Рәисе 2024 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләде. 🚵🏻28 апрельдә Түбән Камада велосезон ачылачак Катнашучыларны велосипедта йөрү, велосипедны үзенчәлекле бизәү һәм велосипедларга техник хезмәт күрсәтү буенча ярышлар көтә. 🎖Татарстанда Җиңү көненә «Минем каһарманым - минем гаиләм» онлайн-флешмобын башлап җибәрделәр Татарстан халкын социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тормыш тарихлары белән ур
1 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе бүген үзәк паркта өмә оештырды. Аннан күңелле итеп Карга боткасында катнаштылар.
Егет-кызларыбызга ихластан рәхмәт!
Показать ещё