Пәйгамбәребез: "Бер кеше гыйлем алу нияте белән бер юлга басса, Аллаһы тәгалә аңа җәннәт юлын җиңел кылыр. Гыйлем эстәүчегә хөрмәт йөзеннән, фәрештәләр канатларын җәеп торырлар. Гыйлем эстәүче өчен күктә вә җирдә булганнар, хәтта судагы балыклар да ярлыкауны сорарлар. Гыйбадәт кылучы гади коллар белән чагыштырганда, гыйлем ияләренең артыклыгы башка йолдызлардан тулы айның артыклыгы кебек. Галимнәр пәйгамбәрләрнең варислары(наследники). Пәйгамбәрләр мирас итеп алтын вә көмеш түгел, бәлки гыйлем калдырдылар. Гыйлем ала алган кеше камил вә олуг булган өлеш алучы",- дигән.
"(Ахыры) Бик күп адәмнәр балаларын бер мәктәпкә яки бер мөгаллимгә тапшыру белән бала укыту хакында өсләрендә булган бурыч тәмам булды диләр. Бу фикер ялгыш. Мәктәпкә вә мөгаллимгә тапшыру белән генә бала укыту хакындагы бурычның уннан бере генә табылган була. Моның тугыз өлеше исә ул бала мәктәпкә йөриме, сабакларын калдырмыймы, дәресләрен белеп вә аңлап барамы, тәрбиясе вә әхлагы урынындамы, бозык иптәшләргә кушылмыймы вә шуның кебек хәлләрне тикшерүдәдер". (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 310 нчы хәдис. 1916).
Йә, Раббым, милләтебезне аң-белем нуры белән яктырт. Наданлык караңгылыгыннан имин кыл.🤲

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев