#меңдәберхикәя Кичерәсеңме, Зөлфия? Улларының кыек юлга кереп китүен аңлап алган Мәрьямбикә апа белән Нургали абзый күзгә күренеп картаеп киттеләр, төннәрен керфек тә какмый уфтанып чыккан ананың сары йөзенә буй-буй буразналар төште, чәчләре тагын да чаларып, гәүдәсе бөрешеп-кечерәеп калды... Килене Зөлфиянең хәсрәттән боегып калган йөзен күрү яралы йөрәккә учлап-учлап тоз сибү белән бер иде... Өйдә беркем берни сөйләшми. Йорт мәет чыккандагыдай бушап калды... Ярый әле, күңел юаткычлары – кечкенә Нургизләре бар... Үзенең шат тавышы белән, кан саркучы яраларны ямаштырып тора... Зәбирнең дә шундый чаклары бар иде... Их, сабый чагын кабат кайтарып булса, белерләр иде лә нишләргә кирәген...
Раббым безгә бер гомерне биргән – Мөмкин түгел кабат яралырга. Тормыш итүләре җиңел түгел Нечкә күңел, җаны яралыга... Бирсен иде Ходай түземлекнең Кайгыларга каршы торырлыгын. Язсын, диеп телим якыннарның Кирәк чакта терәк булырлыгын. Дөнья матур, шөкер кылып яшик, Гомерегез юкка үтмәсен... Язмыш сынаулары күп булса да, Яшәү кадерләре бетмәсен! Бәхет нәрсә? Бәхет минем өчен - Ипи белән чәем булуда. Азга риза булып, шөкер итсәң, Иң зур бәхет - синең кулыңда... Туар таңнар, гүзәл, матур булсын, "Рәхмәт Раббым!" - диеп теләгез. Җаннар тыныч, йөрәкләр сау булсын, Бала кайгылары күрмәгез! Гөлнур Мөхәммәтханова #укы
Еллар үткән саен, Кызулана сыман, Гомер елгасының агышы. Шау чәчкәле язым Үтеп киткән күптән, Көзләремә кереп барышым. Балачак еллары, Яшьлегем язлары Калды ак томаннар артында. Беренче саф хисләр, Гөнаһсыз карашлар, Саклана күңелем түрендә. Гомер агачлары - Яшел яфраклары - Шаулап чәчәк аткан чаклары- Бары хәтеремдә Яңаралар язын Елгаларда бозлар киткәндә. Агачларның көзен Җимешләрен өздем, Яфраклары очты җил белән. Чәчәк койды гөлләр, Нурын җуйды күзләр, Сизелми дә үтте гомерләр. Гомер агачлары - Яшел яфраклары - Шаулап чәчәк аткан чаклары, Бары хәтеремдә Яңаралар алар Умырзая чәчкә атканда... Рамилә Рәкыйпова #укы
Гомер уза... Хаттә сизелми дә... Секундлардан тәүлек җыела... Таң атуга кичәге көн өчен Мәңгелеккә нокта куела. Иртәгәсен ниләр күрәчәген Һич тә белми Адәм баласы. Тормыш сынавының ни төслесен - Әллә агын... әллә карасын... Олыгайган саен вакыт бик тиз уза - Гомер шулай нигә ашыга? Урасаң да гомер сукмакларын, Картлык чыгып баса каршыңа... Ходайдан гел сабырлыклар сорап Ашыкмыйча шулай без гелән, Риза булып барга, бәхет көтеп алда Яшик бүгенгесе көн белән! Фәгыйл Калямов #укы
Тормыш - сынау! Төрле чаклар була... Түзәлмәслек кыен вакытлар. Туктап кала күрмә, алга атла Туар таңда якты өмет бар! Дөнья бит бу! Аның үз кануны... Бирешмә син авыр булса да! Каушап кала күрмә, Юлың бүлеп Күккә ашкан таулар торса да. Ни күрәсен Белми яши кеше Барыр юллар аклы - каралы... Мине генә Сыный дия күрмә! Меңәрләгән йөрәк яралы. Фани дөнья Тоташ бәйрәм түгел... Каршылыклар шөкер җитәрлек. Сыналсак та, Яшәү шундый матур! Риза булып гомер көтәрлек! Фирдәүсә Кәримова #укы
Тыныч кына ялгыз гомер сүтеп, Җырлап барам тормыш юлыннан. Дус, юлдашлар кирәк тапмыйм никтер, Бар да килә диеп кулымнан. Сындырсам да, җимерсәм дә ялгыш, Минем хата, бер дә курыкмыйм. Кырам, бозам, төзәтәм дә атлыйм, Авыр сынауларны ерып мин. Авырлыкка түзми зар еламыйм, Үз-үземнән күңел бизәчәк. Мин яшәгән гомер тик минеке, Минем язмыш - минем күрәчәк. Язмышыма язылганны үтәм, Сабырлыклар түшәп юлыма. Дөреслекне яклап,битлек кими, Әйтер сүзем әйтеп турыга. Венера Шарафисламова #укы
Китап битләреннән эзләп таптым, Бүләгеңне синең - ландышлар. Нигә генә шулай булды ла соң, Аерылды безнең язмышлар. Китап битләрендә сакладым шул, Чәчкәләрне, синен бүләкне... Я Ходаем, үтә әле зинһар, Тик бер генә минем теләкне. Юлларымда кабат очрасын да, Кулларымнан алсын яратып. Сине генә көттем дисә иде, Сагышларны чәчеп, таратып. Хыял дөньясына чумдым кинәт, Ландышларны кулга алуга.... Кем гаепле, синме.. минме икән... Юлларыбыз аерым баруга... Халидә Әсхәдуллина #укы
Беркөн шулай, район үзәгеннән, Утыртты бер җиңел машина. Йөртүчесе чибәр бер кыз иде, Ак бейсболка элгән башына. Җиңел генә кайтып җиттек, Амин, Инде аңа акча сузабыз. Бик әдәпле итеп кире какты, Акча алмады безнең кызыбыз. Төшеп калдык, рәхмәтләрне укып, Һәм уйладык - "Бу нинди фәрештә?" Без яшьләрне начар, дорфа дибез, Ялкау, җебегән дибез һәр эштә. Гаҗәпләндек, ис-акыллар китте, Каз йоннары чыкты тәннәргә. Күңелләргә рәхәт булып китте Сөйлим микән моны кемнәргә? Нәтиҗә бер: була җир йөзендә Һәр заманның төрле кешесе: Фәрештәгә тиңе була икән, Була тагын шайтан төслесе. Барысы да тәрбиядән тора, Әти-әни биргән сабактан. Изге орлык чәчсәң күңеленә Ул үзгәрмәс инде кабаттан. Фәнзилә Шә
Бу тормышның була төрле чагы, Җилләр исә кайчак каршыга. Акланырга теләү тормыш диеп, Ә чынлыкта, кеше ашыга... Ак-караны күрми гомер итеп Кыскартабыз яшәү арасын. Әй Ходаем, зиһен бирче безгә Туктатырга адәм баласын! Бер караш та җитәр иде төсле, Шартлап сынган мәлдә сабырлык. Күчәреннән күчкән чакта дөнья Кешеләрдән Кеше табырлык! Без бүген бар! Иртәгесен әле Белеп булмый алда ни көтә. Күрешүләр ешрак булсын иде, Гомерләр бит сизелми үтә. Гөлинә Шәйхи #укы
Показать ещё