Предыдущая публикация
Офыккача кар...
Шулкадәр якты, якты, яп-якты.
Әй чапты атлар шул киңлекләрдән,
Туктамый чапты,
чапты,
чапты,
чапты.
Башланды фасыллар талашы!
Күктән жиргә сикерде
Җирән алаша,
аунады...
Үкенечкә калмады —
Яллары офыкка сибелде,
Ябагасы – карга:
Җем-җем!
Җем-җем!
Сузылдылар язга
Күгелҗем урамнар.
Ә анда
Ап-ак киңлекләр!
Офыккача кар…
Шулкадәр якты, якты, яп-якты.
Әй чапты атлар шул киңлекләрдән,
Туктамый чапты,
чапты,
чапты,
чапты...
#бу_көн_туган_көн
Шагыйрь, прозаик РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛА (23.01.1962)
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев