7 октябрь көнне Иске Тимкә авылыннан хөрмәтле авылдашыбыз Ахметшин Зиннәтша Дәүләтша улына - 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Сау - сәламәт булып, балаларыгызның кадер - хөрмәтендә яшәгез.
Тыл ветеранының балалык, үсмер чорлары авыр вакытларга туры килә. Тормыш иптәше Роза Бари кызы белән дүрт бала карап устереп, матур тәрбия биргәннәр. Зиннәт Дәүлитша улының хезмәт юлы "Россия" колхозы белән бәйле. Нинди генә эштә эшләсә , эшен намус белән башкарган.
Юбиляр узе дә изге теләкләрен җиткерде : "Дөньялар тыныч булсын, сугышлар булмасын, рәхәт яшәгез" - дип озатып калды.