КЕШЕ КҮҢЕЛЕ
(Бөтендөнья матурлык көне уңаеннан)
Кеше күңеле — гүя камертон*¹,
Аңа кирәк бары обертон*²;
Шул чагында җырлар туалар,
Күңелләргә кереп тулалар.
Язып кына өлгер җырларны,
Иңләп йөр син басу-кырларны;
Тургай җырын кушып җырыңа
Хәтерләп кал туган моңнарны.
Күңел халәтенең төрле чагы
Һәрбересе яңгырый үзенчә;
Тибрәнеше ешлыгына*³ карап
Биеклеге*⁴ була төрлечә.
Дулкынлана кеше, җаны
өзгәләнә,
Аңарга соң, әйтче, нишләргә?
Иң мөкатдәс*⁵ күңел хисләренең
Кырау төшсә әгәр өстенә?!
Җырлар туа зур кичереш белән,
Гүя кеше килә Дөньяга;
Сабый бала аваз салган кебек,
Хәбәр бирә җырлар җиһанга!
Сабый бала Әнисенә мохтаҗ,
Әнкәсенең йөрәк җимеше;
Аның әле бары беренче көн
Бу Дөньяга килеп кереше...
Тормыш дәвам итә бу Дөньяда,
Яңа җырлар туып торганда;
Балаларның керсез күңелендә
Әнкәйләрнең җыры-моңы
яң(гы)рап торганда.
*¹ — камертон, вилочный захват = прибор,
издающий звук определённой высоты;
*² — обертон, призвук, оттенок звука = тавышның тоны;
*³ — тибрәнеш ешлыгы = частота колебаний;
*⁴ — тавыш дулкыннарының биеклеге = амплитуда звука;
*⁵ — мөкатдәс, изге = святой.
29.09.2022 ел. Урта Шөнем.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев