Татарстанда Сабантуй, Каравон, Валда Шинясь бәйрәмнәре үтте. Киләсе бәйрәм – Гырон Быдтон 2 июльдә Баулыда узачак.
📌 Паспорт һәм прописканы тизрәк эшли башладылар
1 июльдән МФЦга бирелгән гариза буенча паспортны 8 эш көне эчендә, ә яшәү урынын – 4 эш көне эчендә терки башладылар.
🌊 Суга яңа «Метеор»ны төшерделәр
Горький исемендәге заводта җыелган тизйөрешле теплоходны 30 июньдә суга төшерделәр. Яңа «Метеор» Иртыш һәм Обь елгалары буйлап йөрәчәк.
✈ Казаннан Алма-Атага һәм Томскка турыдан-туры рейслар җибәреләчәк
Бу юнәлешләр буенча самолетлар 3 июльдән оча башлаячак.
🦌Марал фермасында кечкенә боланнар туган
Яшел Үзән районында боланнарның популярлыгын торгызалар. 2023 елда әлеге усмер боланнарны Татарстан урманнарына чыгарачаклар.
#татарстан_яңалыклары
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев