Әллә кайдан чыккан җил-давылга,
Башын иде ялгыз имән дә.
Кара болыт кинәт күкне каплап-
Кояш нурын Җиргә бирмәде.
Җир Анабыз тирән сулыш алып
Әйткән төсле булды - нәрсәдер?!...
Сезгә тагын нәрсә җитми?!
Тагын сезгә, нәрсә кирәктер?!...
Ертып-ертып җирне сөрәсез бит.
Иң тирәннән, майны аласыз.
Иң кыйммәтле ташлар, сезнең кулда-
Куе урман, диңгез-сулар да.
Әй кешелек!...
Сезгә әйтәсем бар:
-Бераз гына колак салыгыз!
Җир Ананы берүк саклагыз!...
Әллә кайдан чыккан җил-давыл да,
Яңгырдан соң, тына, сүрелә.
Җир йөзенә, бер ямь керә,
Саф чыклардан - хуш ис тарала..
Ә, кешеләр нигә алай түгел!?...
Ник, аларда йөрәк юкмыни!?..
Яңа гына пешкән җимешкә-
Бер кайда да урын юкмыни?!...
Җир һәм Ана-
Икесе дә берүк.
Икесен дә Ходай яраткан.
Икесе дә , мохтаҗ - яклауга...
Җир сыкрана, утлы тимер -
Төшкән өчен йөрәк түренә.
Безгә Ходай җирне -матурларга биргән.
Юк инде, юк, утка тотмаска...
Матур гөлләр бизәр җир өсләрен,
Күбәләкләр кунса - аларга.
Ак күгәрчен кунар һәрбер өйгә
Булса әгәр - җирдә тынычлык.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев