Предыдущая публикация
Следующая публикация
Закрыть
Свернуть поиск
Сервисы VK
Mail.ru
Почта
Облако
Календарь
Заметки
Видеозвонки
VK Почта
ТВ программа
Погода
Гороскопы
Спорт
Ответы
Авто
Леди
ВКонтакте
Ещё
Войти
Мы используем cookie-файлы, чтобы улучшить свой сервис для вас.
Вы можете принять их или настроить их самостоятельно.
Больше информации
Принять все
Настроить
ДОМ-МУЗЕЙ НАЗАРА НАДЖМИ
Вступить
Пожаловаться
Лента
Темы
66
Фото
182
Видео
Участники
55
Фильтр
Всё
Увлечения
ДОМ-МУЗЕЙ НАЗАРА НАДЖМИ
5 апр
Жалил Сабиров
Ак җилкәннәр.
Диңгезләрдә йөзгән ак җилкәннәр
Каршы тора, искән җилләргә,
Кораб кебек, мин дә йөзәм-
Кичәм сулар, ачы җилләрне.
Кинәт чыккан давылларда -
Җилкәннәр сыналганда,
Тормышымда мин сыналам-
Бөгелмәм, сынмам әле.
Бөгеп, бөгеп карадылар-
Уттан алып, суга салдылар.
Янмый чыктым уттан да мин
Судан да- коры чыктым.
Намусыма калдым тугры-
Дөреслекне әйттем туп-туры.
Кеше миңа таш атса да,
Ә мин аңа аттым - ашымны.
Гафу иттем, начар сүзләрне мин
Йөрәгемә авыр булса да.
Шатлыгымны бүләм, тәлгәш -тәлгәш
Боекканнар - аны алсыннар,
Җилкәннәр күк - алга барсыннар.
Сыналсам да, сынмадым мин-
Язмыш кушкан шулай - ахыры.
Яманлыктан -яхшылыкны иләп,
Дөнялыкта яшәү - ысулым.
Показать еще
1 комментарий
1 раз поделились
4 класса
Комментировать
0
Класс
ДОМ-МУЗЕЙ НАЗАРА НАДЖМИ
14 мар
Жалил Сабиров
Күл буенда.
Күл буена килеп учак яктым
Ут ялкыны тәнне җылыта,
Очкыннары оча төрле якка-
Җемелдиләр кебек сүнгәндә...
Ут ялкынын карыйм, үзем уйлыйм
Хисләремне тоям, ташканын.
Янган утка карап, үткәннәрне барлап-
Хәтер дәфтәренә язам мин.
Һич кайгырмын кебек, тик нигәдер...
Кемне эзлим, кемне көтәмдер.
Бала чакта үткән сукмаклардан-
Кабат, кабат йөгереп үтәм мин...
Искә төшә, матур хәтирәләр.
Төшә - көлеп, төшә-елмаеп.
Тавышлары - моңлы көйгә охшаш
Чәчкә тоткан матур кыз кебек...
Кулларымны куеп ут өстенә
Ялкынында учны җылытам,
Онытырга теләп үткәннәрне-
Эчтән генә, матур җыр сузам.
Показать еще
1 комментарий
4 раза поделились
4 класса
Комментировать
0
Класс
ДОМ-МУЗЕЙ НАЗАРА НАДЖМИ
22 апр 2022
Жалил Сабиров
Әгәр булса - җирдә тынычлык. Әллә кайдан чыккан җил-давылга, Башын иде ялгыз имән дә. Кара болыт кинәт күкне каплап- Кояш нурын Җиргә бирмәде. Җир Анабыз тирән сулыш алып Әйткән төсле булды - нәрсәдер?!... Сезгә тагын нәрсә җитми?! Тагын сезгә, нәрсә кирәктер?!... Ертып-ертып җирне сөрәсез бит. Иң тирәннән, майны аласыз. Иң кыйммәтле ташлар, сезнең кулда- Куе урман, диңгез-сулар да. Әй кешелек!... Сезгә әйтәсем бар: -Бераз гына колак салыгыз! Җир Ананы берүк саклагыз!... Әллә кайдан чыккан җил-давыл да, Яңгырдан соң, тына, сүрелә. Җир йөзенә, бер ямь керә, Саф чыклардан - хуш ис тарала.. Ә, кешеләр нигә алай түгел!?... Ник, аларда йөрәк юкмыни!?.. Яңа гына пешкән җимешкә- Бер кайда да урын ю
Показать еще
4 комментария
4 раза поделились
26 классов
Комментировать
0
Класс
ДОМ-МУЗЕЙ НАЗАРА НАДЖМИ
18 янв 2020
Жалил Сабиров
Хатирәләр. Үткәннәргә кайчак, кайтасың да- Сагышларга бераз батасың. Хаталарны килә төзәтәсе- Яңа юлдан , әллә барасы?!... ...Юк инде ! Юк... Башка кайтып булмый, Юлларым бит , күптән үтелгән- Кар бураннар, юлны каплаган... Үткәннәргә, һич тә, зарланмыймын. Киләчәккә, әле - баруым. Санап барам, гомер үтүен- Ил гизүче – дәрвиш, юлчыдай... Арта калды- барча матурлыклар; Киң болыннар,чәчәк тулы кырлар- Яшьлегемдә үткән сукмаклар; Юл чатында калган - кыз сымак... Хатирәләр - матур хатирәләр. Искә төшә , гомер узганда. Авыр чакта ,бераз юата – ул, Йомшарта - ул, күңел кылларын.
Показать еще
Яндекс.Коллекции
Яндекс.Коллекции — сервис для создания коллекций изображений на интересующие вас темы, поиска идей и вдохновения в подборках других пользователей.
yandex.ru
3 комментария
13 раз поделились
44 класса
Комментировать
0
Класс
ДОМ-МУЗЕЙ НАЗАРА НАДЖМИ
17 янв 2020
Жалил Сабиров
Моңлы күңел. Күңелләрне тибрәтүче - җырлар барда. Ничек кенә моңсыз булырга?.. Җыр кешене – уятучы да, Таш кебек йөрәкне - эретүчедә. Моңсызлар бар, бу дөньяда- Кирәкми аңа- җырлар. Комсызларга – җыр кирәкме?... Байлык булса – шул җиткән... Гармуннарны уйнатырга- Гармунчылар бар әле. Милләтемнең рухи дәрте; Суынмаслар – бәлки,бер азга... Җырчылар күп,санап бетергесез. Көндә туа кебек – бер җырчы. Кайчагында – җырлар күп булса да. Булып китә икән - ямансу. Бер үк сүзләр, берүк көйләр; Биздерә бит ,безне – сезне дә. Моңлар белән тулган-хисләр генә, Үлмәс җырлар булып яңгырый...
Показать еще
0 комментариев
7 раз поделились
17 классов
Комментировать
0
Класс
ДОМ-МУЗЕЙ НАЗАРА НАДЖМИ
3 янв 2020
Жалил Сабиров
Карлар яусын. Кар бураннар белән килсен - Яңа еллар. Яңа бәхет безгә китерсен. Ел буена бәхет капкалары- Безгә, һәрчак, тулы ачылсын. Йортыбызда булган - Төрле мәшәкатьләр. Сиздермичә генә үтсеннәр, Кар астында - алар калсыннар... Бит очларын чеметеп үткән , Кыш айлары тагын килделәр. Күңелләрне генә суытмасын- Китермәсен балә казалар... Яуса, яусын - әйдә карлар. Күбәләктәй булып,буранлап та- Тик, капламасын гына юлыбызны, Байлык булып кына - алар яусыннар.
Показать еще
2 комментария
9 раз поделились
26 классов
Комментировать
0
Класс
ДОМ-МУЗЕЙ НАЗАРА НАДЖМИ
2 янв 2020
Жалил Сабиров
Бәхет өчен күп кирәкми. Бәхет өчен күп кирәкми миңа- Һава сулар өчен, үпкәм булса; Күзем күрсә - кояш яктысын, Һәм ишетсәм,кошлар тавышын. Бәхет өчен күп кирәкми- Әти-әни , синең янда булса; Туганнарың-якын итсәләр, Тиңең булган-тормыш иптәшең. Балаларың булса, сау-сәламәт. Эшең булса-эштән кайтып, Канәгатьлек-аннан алырлык, Тазаклыкны саклап калырлык... Бәхет өчен күп кирәкми миңа- Булса минем якын дусларым. Кунакларга йөреп, аралашып- Минем кебек - ихлас кешеләр. Бәхет өчен шул да җитә миңа- Баш өстемне каплый торган, Гади генә йортым бар. Ихатам бар, бакчам бар. Бәхет өчен күп кирәкми- Шатлык белән, якты йөзлелек. Юлдаш булып,якты киләчәккә- Адаштырмый алып барырлык.
Показать еще
1 комментарий
11 раз поделились
31 класс
Комментировать
0
Класс
ДОМ-МУЗЕЙ НАЗАРА НАДЖМИ
26 дек 2019
Жалил Сабиров
Матурлыкның чиге юк. Җир шарыннан эзләсәләр- Матурлыкның чикләрен. Бер кайчанда табып булмас- Юктыр аның чикләре. Күктә йөзгән, болот та бит- Иксез-чиксез күренә. Табып булмый, кайда аның?- Башлангыч бер ноктасы. Матурлыкның чиге юктыр- Матурлык күргәннәргә. Һәр җирдә бит,бар матурлык- Табучы булганнарга. Матурлыкның кадерен белеп- Кирәк безгә яшәргә. Табигатьтә булган һәрбер агач- Бирә кебек безгә матурлык. Яландагы матур чәчәкләрне- Җыеп алып, булмый бетереп. Күңелләрдә булган матурлыкны- Сиңа гына - булмый белгертеп... Бар җиһанда булган матурлыкны- Сиңа гына - килә бирәсем. Матурлыклыкның чиге юктыр синдә- Иң матуры, син бит - дөньяда.
Показать еще
5 комментариев
10 раз поделились
24 класса
Комментировать
0
Класс
ДОМ-МУЗЕЙ НАЗАРА НАДЖМИ
21 дек 2019
Жалил Сабиров
Таллар безгә - башын ияләр. Безнең якта таллар үсә- Елга ,күлләр булганга. Яз көнендә бөреләнә, Песигә ул - әйләнә. ( бездә песи диләр) Җәй айлары, яшеллекә чума- Күл буенда үскән таллар да. Башын иеп, исәнләшә кебек- Яфракларын сузып - күлләргә... Таллар,таллар инде ничә еллар, Сез һаман да шулай - бөдрәсез. Ни кадәрле сезне киссәләр дә- Биегерәк булып үсәсез... Гомер буе кеше - Сездән файда күргән. Оя ясап, авын үргән. Утыныннан - тәнен җылыткан... Таллар безгә башын ия- Яфраклары, җилдә җилферди. Күз яшьләрен тамызып елыйлар бит- Әйтерсең дә алар - кешеләр.
Показать еще
0 комментариев
12 раз поделились
40 классов
Комментировать
0
Класс
загрузка
Показать ещё
Поиск по темам в группе
Напишите, что Вы ищете, и мы постараемся это найти!
Левая колонка
О группе
https://ok.ru/video/301628263026
Показать еще
Скрыть информацию
Участники
55
Все участники
фидан
Раиль
Ильдар
Муршида
Fanuza
Damira(Ira)
Финя
Халил
Марат
Марина
Алия
Венера
Фото из альбомов
Все
Ссылки на группу
Все
ИҖАТ ДӨНЬЯСЫ.(МИР ПОЭЗИИ)
17 919 участников
Вступить в группу
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Войти
Зарегистрироваться