Предыдущая публикация
Кайчакта бер очрашудан
Кала гомерлек сагыну,
Күңел кылларын өтәрдәй,
Кала кабыну, яну.
Шул бер очрашудан, хәтта,
Хыяллар чынга аша.
Бер күрү, бер сөйләшүдән
Бәхетләр баштан аша.
Шул очрашу, шул бер мизгел,
Күз ачып йомган ара
Бөтен барлыгыңны биләп
Йөрәктә уелып кала.
Кормасын бушлык пәрдәсен
Ачык булсын күңелләр
Тик бер мизгел, сер, могҗиза-
Керфеген ача гөлләр.
Җаннарга дәва булырдай,
Саф күңелләр бит сирәк,
Күзгә-күз, җанга-җан багып
Сөйләшүләр бик кирәк,
Сөйләшүләр бик кирәк!
8.04.2018.
Гөлшат Галина- Ихсанова.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев