Рузалия Ахатова (Фазлиахметова)
Тәүге хисләр
Ямьле язлар җиткән саен,
Сагынам гомер язымны.
Куңелкәем моңга тулган
Назга тулган чагымны.
Бик куп еллар, сулар акты,
Яшьлек калды еракта.
Тик шулай да,тәүге сөю,
Тәүге хисләр ,һаман йөрәктә…
Ул янымда минем басып торды,
Елмайгандай итеп, чак кына.
Һәм карады минем күзләремә
Оялгандай итеп,сак кына.
Шул чагында минем битемә
Ялкыннардай булып,ут капты.
Үзе дә ул берни сизмичә,
Йөрәгемә сүнмәс ут якты.
Аның серле матур карашыннан
Йөрәккәем әллә нишләде,
Килде шул чак күккә очасым,
Бар дөньяны килде кочасым.
Тәүге хисләр,түге мәхәббәт
Шулмы икән,тәүге ярату?...
Мөмкинме соң, шушы хисләрне,
Онытырга серле кичләрне?!!!....