ӘРЕМ ЧӘЧӘКЛӘРЕ
(Юмореска)
Гәүһәрия карчык яңа күлмәген киеп, башына яраткан яулыгын ябынды. Көзге алдына килеп баскач, үзенең кыяфәтеннән канәгать булып, бәйрәмгә дип пешергән бавырсакларын, бәлешләрен һәм ахирәтенә Яңа елга бүләккә дип алган алъяпкычны сумкасына салды да, Тәнзилә белән Зәки яшәгән урамга юнәлде.
Шулай салмак кына атлап, үткәннәре турында уйланып бара торгач, ахирәтенең өе янына килеп җиткәнен сизми дә калды. Әкрен генә капканы ачып кереп, ишек алдында караңгы икәнен күргәч, бераз кәефе кырылгандай булып китте. „Ут та кабызмаганнар. Югыйсә, алдан сөйләштек бит инде”. Ярар, вак-төяккә игътибар итмим әле дип, карчык күтәрмәдән менеп китте. Өйнең ишеген ачып керүе булды, зур каты нәрсәгә абынып егылды, кулындагы сумкасы каядыр очты.
—Инәкәем! Әллә ишек төбенә утын өеп куйганнар инде?! — дип кычкырып җибәрде. Дөбердәгән тавышка почмак яктан Тәнзилә карчык килеп чыгып бүлмәдәге утны кабызгач, идәндә чәчелеп киткән бавырсаклар, бәлешләр арасында Гәүһәрия ахирәте ятканын күрде.
—Гәүһәркәем! Ачулана гына күрмә инде! Хәзер сиңа барысын да сөйлим, — дип, Гәүһәрия карчыкка торырга булышты да, почмакка йөгереп кереп буш табак алып чыгып, идәндәге бавырсакларны җыя башлады.
Тәнзилә ашыгып-ашыгып бавырсаклар җыйган арада Гәүһәрия ишек төбендә бөгәрләнеп ятып, ике кулын баш астына кыстырып салып, тәмле итеп йоклап яткан Зәки картны күрде.
Ул арада Тәнзилә, идәндәге ризыкларны җыеп, эчке якка кертеп куеп, ахирәтенә өйдә булган хәлне сөйли башлады:
—Сәгать кичке алтыларда, яңа сөт алып кайтыйм тиз генә дип, кибеткә киттем. Бабай йорт алдында нәрсәдер эшләп йөри иде. Аңа әйтеп киттем кая барганымны. Аннан синең килереңне дә әйткән идем, белеп торсын, өчәүләп матур итеп чәй эчеп, телевизор карап утырырбыз, дип сөйләнгән идем. Кибеттән сөт алып чыкканда Хәкимәне очраттым, ул балалары турында сөйләнеп торды. Аның белән саубуллашып китүем булды, каршыма Саҗидә килеп чыкты. Аның белән дә озак кына сөйләшеп торырга туры килде. Кайтып җитеп, капкадан кергәндә үк бабайның кычкырып-кычкырып җырлаганын ишеттем. Янына берәр карт кергәндер, Яңа ел каршылап утыралардыр инде дип уйлап, өйгә кердем. Ишек төбендә ят аяк киеме юк. Башымны күтәреп карасам, ни күзем белән күрим: аякларым сызлаганда сөртергә дип үләннәр тутырып куйган аракыны төбенә кадәр эчеп бетергән Зәкием! Үзе җәелеп җырлап утыра!
—Әрәм генә иткән даруыңны, Тәнзиләкәем! Их, әрәм иткән!
—Ни эшләп утырасың син, картлач, дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. „Мин Яңа ел каршылыйм, имею право”, — дип әйтеп торган була. Урыныннан торган иде, аяклары атламый! Йөреп керәм әле мин, дип мыгырданып, ишек төбенә чак барып җитте дә.. егылып та китте! Килеп карасам: шул арада йоклап та киткән! Мин өстәл җыештырып йөргәндә син килеп кергәнсең. Ачуланма инде, ахирәткәем, — дип, Гәүһәрияне аркасыннан сөеп куйды. — Әйдә әле, чәй эчеп алыйк!
Тәмле итеп чәйләр эчеп утырганда Гәүһәрия карчыкның күңеле тынычлана төшсә дә, бәрелгән тез башы сызлый, өр-яңа күлмәге белән тәгәрәп егылып ятканы өчен эче поша иде әле. Шулвакыт аның башына бер уй килеп төште.
—Кара әле, Тәнзилә, әйдә бер кызык эшлибез. Зәкине бизәндерәбез! Ә иртән йокысыннан уянгач, әйтерсең: олы башың белән бер үзең бер ярты аракы эчеп бетереп, шулай бизәнеп йөргәнсең, аракыдан башың әйләнеп, диярсең, — диде ул ахирәтенә.
Тәнзилә күп уйлап тормады. Тиз генә кирәкле буяуларны табып, Зәки картның битләрен — янып торган алма кебек кызылга, чабата кебек киң, агарган кашларын кап-карага буяп, Тәнзилә карчыкның ялтыравык яулыгын муенына галстук кебек итеп бәйләп куйдылар. Зәки карттан килгән аракы исенә чыдый алмый, Гәүһәрия карчык:
—Аракы мичкәсенә төшкәнмени?! Гыйбрәт! — дип куйды.
Шулай бабайны буяп ташлаганнан соң ахирәтләр аңа карап кычкырып көлделәр дә, телевизор карарга утырдылар. Экраннан Уфа артистлары берсеннән-берсе матур итеп җырлап, Яңа ел бәйрәме концертын алып баралар иде. Ахирәтләр бөтен күңелләре белән җыр-моң дөньясына чумдылар.
Әллә телевизор тавышыннан, әллә саф һавага чыгасы килеп, Зәки карт уянып китте. „Төшләр күреп йоклап алдым, янәсе. Мине кемнәрдер „Гыйбрәт!” дип кычкыртып тарткалыйлар, имеш”. Телевизор карап утырган карчыгы аның күзенә ике булып күренде. „Күбрәк эчеп ташлаганмын, ахры”, — дип уйланып ятканда, тегеләр сөйләшә башламасыннармы?! Яхшылабрак караса, икенчесе Гәүһәрия карчык икәнен таныды. Карчыгының ахирәте үзләренә Яңа ел каршыларга килергә тиешле икәнен әйткәне исенә төшеп, эчләре „жу!” итеп китте. Ишек төбендә йоклап ятуым җитмәгән, айнымаган кыяфәт белән торып бассам, ул „әрем чәчәге”ннән ишетмәгәнеңне ишетерсең, дип, ике усал карчыга арасына эләккән чыпчык итеп тойды үзен. Чыгып китәм, урамда, һавада йөреп, кеше кыяфәтенә кереп кайтырга кирәк, дип, әкрен генә торып, үзенең чөеннән кием эләктереп, киез итекләрен кулына гына тотып, шым гына тышка чыкты. Ишек алдында гына киенеп, урамга ашыкты.
Һаман булса башы әйләнә, аяклары атларга теләми карыша. Шулай да Зәки карт тырышып-тырышып атлый, балкып торган чыршы үзенә тарткан, җыр-моң тавышы килеп торган якка табан бара.
Мәйдан уртасындагы чыршының тирә-ягында, сәхнәдә кеше туп-тулы, кайда бииләр, кайда җырлыйлар, төркем-төркем булып көлешеп сөйләшәләр.
Зәки барды да барды. Сәхнә янына килеп җитеп, яшь кызларның биегәннәренә сокланып карап торды. Бер төркем кызлар биюләреннән туктап, аңа карап тора башладылар. Шул арада йөгереп төшеп, аны ике кулыннан эләктереп, сәхнәгә биергә алып менеп киттеләр. Шундый матур кызлар! Аңа шул чаклы матур итеп елмаеп карыйлар! Зәки карт бу хәлләргә ышанмый, тиз генә кулын кесәсенә тыгып, корсагын чеметеп карады. „Авырта! Димәк, мин саташмыйм! Исерек баштан сантыйланмыйм! Юк! Карчыгымның үлән тутырган аракысының эше бу! Мин яшәреп, матурланып, чибәр кызлар карарлык егеткә әйләнгәнмен!” — дигән уй картка канатлар куйгандай итте. Ул яшь чагындагы кебек очып-очып биергә тотынды. Рәхәтләнеп, дәртләнеп, очып китәргә әзерләнгән кошка охшатып, терсәкләрен тырпайтып-тырпайтып, биеде дә биеде Зәки. Кемнәрдер аңа карап кычкырып көлделәр. Кемдер кул чапты. Кемдер: „Һай, таза-сау, озын гомерле бул!” — дип хуплап кычкырды.
Бии торгач ул үзенең хәле бетеп арыганын һәм бик нык итеп сусавын тоеп, тыпырдавыннан туктады. Килешле генә итеп баш иде дә сәхнәдән төшә башлады. Тик матур кызлар аңа китәргә ирек бирмәделәр, тагын түгәрәккә алдылар. Карсылу белән Кыш бабай килде. Алар зур капчыктан алып Зәки картка бүләккә тартмачык һәм бизәкле шарлар бирделәр. Кыш бабай аның кулын кысып, теләкләрен теләде. Мондый зурлауны гомерендә дә күрмәгән Зәки картның күңеле тулды. Ул күз яшьләрен көчкә тыеп, сәхнәдән төшеп китте.
Бүләкләр күтәреп, арып, эченә ут капкандай су эчәсе килеп, бабай өенә кайтып керде. Ишек тавышына Гәүһәрия белән Тәнзилә урыннарыннан сикереп тордылар. Зәкине күреп шаккаттылар. Иң беренче Тәнзилә телгә килде.
—Кайдан алдың бу әйберләрне? — дип кычкырып җибәрде ул.
Аның артыннан Гәүһәрия карчык, Зәки картның өстендә үзенең тунын танып:
—Нишләп син минем тунымны киеп йөрисең? Әстәгафирулла тәүбә! Ярый әле югалтып кайтмаган! Вәт ичмасам гыйбрә-әт! — дип „әрем ачысын” чәчеп алды.
Төшендәге „гыйбрәт” сүзе кылт итеп Зәки картның исенә төште. Сагаеп калды ул.
—Мин..э-э-э... чыршы янында сылу-сылу кызлар белән биедем! — диде Зәки. — Бүләкләделәр мине. Кулымны кысып...
Зәки карт карчыкларга бизәкле шарларны сузды.
Ахирәтләр бер-берсенә карашып, рәхәтләнеп көләргә керештеләр. Зәки карт, боларга кулын селтәп, борылып китим, дигәндә, зур көзгедән үзен күреп калды. Куркуыннан сискәнеп китте карт. Шулвакыт барын да аңлады ул. Көлүдән туктый алмаган карчыкларга табан борылды да:
—Их, сез! Әрем чәчәкләре! — дип, аш бүлмәсенә салкын су эчәргә кереп китте.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев