Шулай бервакыт Рамазан аенда
Мөселман өммәте ураза тотканда,
Өч шәкерт кафега керделәр.
Төп ният – ифтарга ризык юнәтеп
Китәргә. Тик читкә карашны юнәлтеп,
Алар бер бабайны күрделәр.
Аулак почмакта утырган бу карт,
(Бу айда булса да ураза тоту шарт),
Ашыкмыйча ашап утырды.
Бутады бу бабай егетләр аңын:
Кәләпүше һәм ипле сакалы аның
Татарлыгын  белдереп торды...
Шуңа күрә салмак янына килеп,
Сәлам биреп һәм саклап әдәп-иплелек,
Егетләр бер сорау бирделәр:
- Рамазан аенда руза тотмыйча
Кирәкле, кадерле әҗерне отмыйча,
Мәхрүм калмассызмы? – диделәр.
Кашыгын куеп һәм авызын сөртеп,
Кәгазь ашъяулык белән ризыгын өртеп,
Өлкән абзый башын күтәрде:
- Нигә тотмаска? Мин бүген рузада!
Моңарчы да күңлем хет шулай булса да
Гыйбадәт кылуда үткәрде.
Шәкертләргә җавап кызык тоелды,
Берсе шунда хәтта көлемсерәп куйды:
- Уразамыни бу, йә абый?
- Әйе, – диде карт, – ашаудан тыелмыйм –
Авыру сәбәпле ризыксыз торалмыйм!
Тик Аллаһ башкасын да барлый:
Начар сүз сөйләмим һәм гайбәт сатмыйм,
Кешеләр турында һич начар уйламыйм,
Өләшәм сәдака, һәдия,
Коръәнне күп укыйм һәм бик тә кулай
Үтә руза зикердә, догада шулай –
Ашаганга түлим фидия.
Менә шундый хәлләр, балалар, ә сез
Руза тотасыздыр көн дә кимчелексез? –
Дип сорады бабай яшьләрдән.
Берсе әйтте: “Без... ашамыйбыз гына,
Ләкин бу Рамазан ае азагына
Торыр руза дөрес эшләрдән...
Менә бу ичмаса ураза! Аның
Мондый җитди, тирән гыйбадәт булганын
Уйламадык нигәдер бер дә...
Шушындый руза тотарга без әзер,
Ул – Аллаһ һәм кеше арасындагы сер!..
Зур хикмәт вә мәгънә бу сердә...”.
Ришат Курамшин.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3