Безнең бүген яраткан Гөлсинә апабызның Туган көне , тик кызганычка каршы ул юк шул инде хәзер бу якты дөньяларда. Апамны бик тә сагынам... Менә апамның истәлегенә, Бакай авылына багышлап күптән түгел шигъри юллары язган идем шуны җибәрергә булдым . Безнең яраткан, Файзуллина(Гилязева) Гөлсинә Фәләхетдин кызын,апабызны Бакайда күп кеше беләдер, сез дә искә алып китәрсез дип ошанам.
Сагындыра Бакаем
(Капланмый йөрәк ярасы)
Сагындым туган авылымны
Сагындым кырларымны.
Сагындым тау башындагы
Ялгыз үскән каенымны.
Олыгая барган саен
Өзгәләнә үзәгем.
Искә төшә туган авылым
Бик тә килә күрәсем.
Ничек кенә ашкынсам да
Аякларым атламый.
Чөнки йөрәктәге яра
Бер генә дә капланмый.
Гөлсинә апам юклыгына
Узып китте күп еллар.
Һич тә ошанасы килми
Башымда йөри уйлар.
Минем өчен, апам исән
Авылда яши кебек. (Нәсимә
Шулай миңа җинелерәк Гаянова-
Юкса, булмый бит түзеп. Гыйләҗева)
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5