Бакаевская средняя общеобразовательная школа

Күптән түгел генә, насыйп булгач, туган авылым Бакайга да барып кайттык. Гөлсинә апабыз янына зиратка кереп, дога укып чыктык. Аннары, су буйларына, болыннарга тештек, тауларга мендек. Шулай ук авылны әйләнеп, карап чыктык. Авыл үзгәргән, матурланган. Сезгә үземнең яңа шигри юлларымны тәкъдим итәргә булдым. Туган авылым, Бакаем. Насыйп булгач тагын кайттым Туган авылым , Бакаем. Искә тешереп йөрдем мин Кемнәр кая торганын. Авыл хәзер бик үзгәргән Шәп яши авылда
Хәерле иртәләр, авылдашларым. Безнең бүген яраткан Гөлсинә апабызның Туган көне , тик кызганычка каршы ул юк шул инде хәзер бу якты дөньяларда. Апамны бик тә сагынам... Менә апамның истәлегенә, Бакай авылына багышлап күптән түгел шигъри юллары язган идем шуны җибәрергә булдым . Безнең яраткан, Файзуллина(Гилязева)  Гөлсинә Фәләхетдин кызын,апабызны Бакайда күп кеше беләдер, сез дә искә алып китәрсез дип ошанам.                 Сагындыра Бакаем (Капланмый йөрәк ярасы) Сагындым туган авылымны Саг
Хәерле кичләр. Менә сезгә үземнең күптән түгел язган тагын бер шигыремне җибәрергә булдым.. Олыгая барган саен Әйләнеп карыйм артка Яшьлегем бик сагындыра Дусларым калды анда.. Барысы белән булмаса да Элемтәне эзмибез. Интернет аша язышып Хәлләрне белешәбез. Еллар узып барган саен Бик тә килә очрашасы. Бер күрешеп, рәхәтләнеп Утырып сөйләшәсе. Элегерәк аңламадым Әби, Әти, Инәйнең. Яшьлекләрен искә алып Сагынып сөйләгәннәрен. Картлыкка аякны баскач Нечкәрәләр күңелләр.. Яшьлегемә б
Хәерле кич, авылдашлар. Меня сезгә үземнең тагын бер шигыремне язып җибәрәм. Бала чак хәтирәләре Бала чакларым узды Минем Бакай авылында. Күп вакытта болыннарда Су буенда, тауларда. Болыннарда хәтфә кебек Үсте каз үләннәре. Тау астыннан ага иде Чылтырап чишмәләре. Яз айлары җитү белән Менә идек тауларга. Узыша-узыша җыя идек Юа һәм умырзая. Сагынам Бакай авылын Бала чак хәтирәсен. Шуларны искә төшереп Килде  язып китәсем .
Show more
About group
Друзья,смелее,присоединяйтесь. Одноклассники, ау, вы где?