багышлап язган юлларым.
Эх Бакаем, Бакаем
Искә төшә бала чагым.
Кыш көннәре тауларыңнан
Чана шуган чакларым.
Эх Бакаем, Бакаем
Күз алдында яз аең.
Кырларда көтү көтеп
Учак яккан чакларым.
Эх Бакаем, Бакаем
Бигрәк матур жәй аең.
Жир жиләкле аланнарың
Мәтрүшкәле кырларың.
Эх, Бакаем, Бакаем
Алтын синең көзләрең.
Шул матурлыкны сөйләргә
Җитмәс кебек сүзләрем.
Эх Бакаем, Бакаем
Тау асты чишмәләрең
Мин сирәк кенә кайтсам да
Синең янда уйларым.
(Нәсимә Гаянова-Гыйләҗева
Бакай-Камышлы-Яр Чаллы)
02.2017ел.
http://www.liveinternet.ru/community/lj_humus/post375886825/ 110 лет назад депутатом Второй Государственной Думы Российской империи (1906-1907гг) был уроженец деревни Бакый (Надырово) Сук-Кармалинской волости Бугурусланского уезда Самарской губернии (ныне село Бакаево Северного района) Хасанов Мухаметсабир Мухаметзянович (1865-1924)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 29
Сагындыра туган җир!