Предыдущая публикация
Сабырлык, түземлек бир диеп ялварам.
Я, Раббым, син мине ярдәмнән ташлама!
Тигезлә, дөреслә. Син барын күрәсең:
Күңелдә ни барын, йөрәкне беләсең:
Уйларны... Ниятне.. Яхшыны, яманны...
Син, АЛЛАҺ, барысын сизәсең -
Рәнҗеткән сүзләрдән, елаган күзләрне,
Ярасы сызлаган йөрәкне...
Шатлыктан көлгәнне, сөенеп йөргәнне,
Һәм шөкер иткәнне Син, АЛЛАҺ, күрәсең.
"Бер килер ул вакыт, бул, дисеңдер, сабыр"
Барысын син үзең урнына тезәрсең.
Хәерле гамәлне син белеп тик үзең бирәсең.
Я, РАББЫМ! АЛЛАҺЫМ! СИН ЯРДӘМ ИТ ИНДЕ!
В.Мәхмүтова.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3