Анига юл
“Әнигә юл” дигән әсәрегезне куегыз әле", дип үтенеп язучылар бар. Кемдер башын укыган, кемдер ахырын, “Тулысы белән укыйсы килә иде”, диләр. Бер кыз бала әнисе исеменнән үтенеп язгач, куярга булдым. Кабат укыйсы килмәгәннәр, болай гына узып китәрсез.
Яңа укучылар өчен информация: әсәр 1987-1990 елларда булган вакыйгаларга нигезләнеп язылды. “Хәзер алай түгел, монда нишләп болай ул?” - дип башларыгызны ватмагыз. Вакытлар узган саен җир тормышы да бер урында тормый, үзгәрә. Цивилизация, прогресс…
* * *
Беренче кисәк
Таң атып килә. Җиһанда җанны иркәли торган тынлык. Табигатьнең таң йокысына изелгән мәле. Әле кошлар да уянмаган, ә кешеләр инде каядыр ашыга. Кая ашыгалар? Нигә ашыгалар? Нигә аларның бу матурлыкка сокланырга, бер генә мизгелгә туктап, бөек яшәү хакында уйларга вакытлары юк? Ашыкмаска кирәк бит... Һәр минутның кадерен белеп калырга кирәк... Башка бервакытта да кире кайтмаска китә бит алар... Ә кешеләр ашыга, кабалана, хәлләреннән килсә, вакытны узып, алга чыгарлар иде...
Шулвакыт табигатьне сискәндереп чиелдаган, тимергә тимер бәрелгән тавыш ишетелде. Бер минуттан дөнья тынып калды. Әйтерсең лә, әле генә кискен борылышта ике машина маңгайга-маңгай бәрелешмәгән... Сәер тынлык иде бу... Әмма ул озакка сузылмады... Бераздан шартлау тавышы ишетелде. Тирә-якта беркем юк... Ярдәмгә ашыгучы күренми... Бер сабыйның ачык тәрәзәдән очып чыгып, юл кырыендагы печән өеменә килеп төшкәнен дә күрүче булмады.
Юлдан аска тәгәрәп, шартлаудан соң үкереп янган ике машинадан тимер өеме генә калды...
Камилә, аңына килгәч, коточкыч хәлләрне, үзеннән читтәрәк янган машиналарны күреп, тормакчы булды, әмма кузгала алмады, бар гәүдәсе җиргә береккән кебек иде. Баласы кайда соң, кайда аның кызы? “Сылу...балам... тавыш бир...” – дип ыңгырашты ул һәм авыртуга чыдый алмыйча аңын җуйды...
Фәрештәләр ярдәме белән, каты йокыдагы сабый берни сизми калган иде. Печән өеме өстенә килеп төшкәч кенә уянды ул, тирә-ягына каранып әтисе белән әнисен эзләде. “Калдырып киткәннәр!” – дип елап, читтә тәгәрәп яткан курчагын кулына алды. Печән өеме өстеннән шуып кына төште дә, елый-елый әтисен, әнисен чакырды. Әмма тавыш бирүче булмады. Кыз бала шулвакыт аста, җирдә яткан әнисен күреп алды.
“Әни!” – дип кычкыра-кычкыра, әнисе янына йөгереп төште. “Әни, уян инде, әни!” – дип әнисенең киеменнән йолкыды. Әмма әни кеше уянмады... Бала як-ягына каранды, үзләренең машинасы янганын күреп, әнисенә сыенды. Беркем юк, әнисенең кулыннан тотып битенә куйды, әни кулы җылы иде. Менә әнисе күзен ачты, янындагы кызын күреп көчәнеп кенә елмайды: “Кызым... курыкма, кешеләр янына бар... урман аша чык... анда кешеләр...” – дип пышылдады һәм күзен йомды. “Әнием, син ял ит, йокла, мин хәзер кешеләр алып киләм”, – дип, кыз бала әнисенең битендәге канлы тузанны, корымны сөртеп алды. Курчагын әнисе янына салды да: “Кара аны, әниемне сакла, мин килмичә беркая да китмәгез”, – дип бармак янады. Үзе урман юлы аша авыл ягына таба китте.
Фаҗига булган урынга ике машина килеп туктады. Ике ир-егетнең берсе телефонга ябышты, икенчесе зыян күрүчеләргә ярдәмгә ашыкты. Шофер җирдә яткан яшь хатын янына килде, пульсын капшап карады, хатынның исән булуын белгәч: “Түз, бераз гына түз, хәзер ярдәм килә”, – дип пышылдады. “Аэродром кадәр киң җирдә нәрсә бүлешә алмадыгыз?” – дип әрнеде ул ярты гәүдәсе янып беткән машина йөртүчене күреп.
Ярдәм тиз килде. Ул яшь хатынга гына кирәк булды. Аңсыз булса да, сулышы бар иде әле. Яшь хатын янында курчак күреп, “Әллә машинада бала да булганмы?” дип күпме генә эзләсәләр дә, таба алмадылар. “Күрәсең, әни кеше баласы янына кайтып баргандыр” дип гөманладылар да курчакны яшь хатын янына куйдылар. Көн уртасында янган машиналарны алып китеп, авария булган урынны чистартып та куйдылар. Тигез генә яңгыр явып китте. Мул яуган яңгыр кан эзләрен юды, үләндәге корым, пычрак юылды, тапталган эзләр тигезләнде.
Яшь хатын аңына килмәде, аны эзләп килүче кеше дә булмады. Хатынның гомере кыл өстендә иде, табиблар “өметсез” диделәр. Бары бер кеше генә өметен өзмәде. Идән юучы Фаягөл түти... Күп еллар шушы тирәләрдә кайнашкан кеше буларак, тәҗрибә туплаган түти авыруның күзен ачасына ышана иде. Менә ничә көн инде хатынның йөзендәге алсулык кимеми, шулай булгач, нигә савыкмасын ул? Өмет бар! Нинди генә хәлдә калса да, ул бу хатынны ташламаячак, тәрбия кылачак!
Вакыты булган саен Фаягөл түти хатын янына керде. Кирәкле сүзләрне генә сайлап сөйләште. Ә беркөнне...
Фаягөл түтине хатынның янында булган курчак кызыксындыра иде. Әллә машинада бала да булганмы? Булса, ул кая киткән? Фаягөл түти тикшереп карарга булды. Бала-чага уены кебек тоелса да, тәвәккәлләде, теле арыганчы сөйләде дә сөйләде. Бер әйткән сүзен берничә кат кабатласа кабатлады, сүзен туктатмады...
– Балакаем, әйдә, күзеңне ач инде, куркытып ятма. Кызың да “Әнием кайчан кайтыр?” дип көтеп, арып беткәндер. Бу курчакны кызыңа үз кулларың белән тапшырасың бар бит. “Әни” дип торган кыз балаң булу бик зур бәхет инде ул. Менә минем беркемем юк. Ә син бәхетле, синең кызың бар. Син күзеңне ачарга тиеш! Балаңны, кызыңны ятим итмә, кайт син безнең янга!
Шулвакыт хатынның керфекләре дерелдәп куйган кебек тоелды. Фаягөл түти курчакның төймәсенә басты. Курчак саф татарча “Әнием, мин сине яратам!” дип кычкыра иде! Фаягөл түти тагын басты, хатынның бармаклары дерелдәп куйды. Ә курчак һаман “Әнием, мин сине яратам!” дип кабатлады. Хатынның керфекләре күтәрелде. Фаягөл түти зәп-зәңгәр күзләрне күреп: “Сөбханаллаһ!” – дип куйды. “Мин кайда?” – дип пышылдады хатын. “Син... ни, бездә...” – диде Фаягөл түти, каушаудан ни әйтергә белмичә. “Кызым... кызым...” – дип саташты хатын һәм сызлануга түзә алмый ыңгырашты. Түти табиб янына йөгерде.
Фаягөл түтинең батырлыгын белми калдылар, табиблар өчен хатынның күзен ачуы могҗизага тиң иде.
Түти хатын янында бөтерелде, үзе җай килгән саен табиб колагына:
– Ни... Әллә мин әйтәм... үземә алып кайтып дәвалап карыйммы? Сезне җәфалаганчы дип әйтәм... Эчендәге бер генә әгъзасына да зыян килмәгән дисез бит. Мин шулай башына зыян килгән бер кешене дәвалап аякка бастырган идем... Хәтерлисездер, баш сөяге чәрдәкләнеп беткән иде. Бу әле кызы барын хәтерли, теге кеше үзенең кем булуын да әйтә алмый иде. Аякка басты бит, хәтере дә кайтты. Тәҗрибәм бар дип әйтүем, – дип пышылдады.
Фаягөл түти хастаханәдән ерак яшәми иде, авыру бераз тернәкләнгәч, хатынны күчерү кыен эш булмады. Махсус караватын да бирделәр, беренче көннәргә җитәрлек дарулар, уколлар белән тәэмин иттеләр. Әмма Фаягөл түтигә аларның кирәге юк иде, үзе белгәнчә дәваларга тели иде ул, укол-дарулардан башка...
Фаягөл түти үз исәбенә бер ай ял алды һәм җиң сызганып эшкә тотынды. Үзенә ышанган түтигә мондый вакытта әллә каян гына гайрәтле көч иңә һәм ул элек эшли алмый торган эшләрне дә бер дигән итеп башкарып чыга иде.
Бала урман аша озак барды. Курыкмады, урман куе түгел, юлы киң, туп-туры төшкән кояш нурлары белән уйнап, барды да барды. Бераздан, су эчәсе, ашыйсы килә башлагач, бик нык арыгач кына елый башлады. Атлар хәле калмаган бала бер агач төбенә утырды.
Агач төбендә изрәп йоклап утырган бала янына машина килеп туктады. Машинадан озын буйлы, хәрбиләрчә нык гәүдәле ир төште. Як-ягына каранды да, баланы уятудан курыккандай, сак кына күтәреп алды, машинаның арткы утыргычына яткырды һәм, бала уянмасын диптер, сак кына кузгалып китте...
Бала машина селкеткәнгә уянды. Үзенең машинада баруын аңлап, тиз генә торып утырды. Әтисе белән әнисе аны эзләп тапканнар! Әмма рульдә әтисе түгел, чит кешене күреп, сагая калды. Кайчан, нигә бу кешегә утырган ул? Кая алып бара аны бу абый? Аңа әтисе белән әнисе чит машинага утырырга кушмый иде бит. Бала мышык-мышык килеп борын тарта башлагач, ир заты артына борылып: “Елама, хәзер мин сиңа кибеттән тәмле конфет алып чыгам”, – дип юатты. Сылу конфет яратмый, аңа конфет кирәк түгел! Чит кешедән конфет алып ашарга кушмады аңа әтисе белән әнисе. Әмма кыз бала бу кешегә каршы сүз әйтмәде, әнисе өйрәткәнчә, килешкәндәй башын гына кагып куйды. Җай чыгуга качачак ул бу абыйдан!
Урман аша чыккач, ир заты юл чатындагы кибеткә кереп китте. Бала шундук машинадан сикереп төште, кибетнең арт ягына йөгерде. Менә арт як ишек ачылды, кемдер чүп ташлап кереп китте, әмма ишеген япмады, ачык калды. Сылу күп уйлап тормастан, ишектән эчкә кереп, өеп куелган капчыклар артына качты. Үзе дер-дер калтыраса да, кибет эчендәге тавышларга колак салды. “Балагыз кем, кызмы, малаймы?” дип сорый сатучы. “Кыз” ди теге бәндә.
– Кызым диген.
– ...
– Харап икән, сөйләшәсең килмәсә, сөйләшмә!
Акчасын түләгәч, ир заты чыгып китте. Сылу урыныннан кузгалмады. Склад тәрәзәсеннән яшеренеп карап торгач, теге бәндәнең аны эзләвен аңлап алды. Тиз генә китмәде ул бәндә, тирә-якны тикшереп чыкты, әмма сатучы янына кермәде. Бу абый әшәкеме? Сабый арыган иде, ул урын җайлап утырды. Талчыккан баланың керфекләренә янә йокы эленде...
Капчыклар артына яшеренеп, изрәп йоклап яткан кыз баланы сатучы уятты.
– Каян килгән бу матур кыз безгә? Исеме ничек икән бу матур кызның?
– Сылу... Мин монда качып утырам...
– Кемнән качып калдың? Ә-ә-ә, син әтиеңнән качкансың!
– Ул минем әтием түгел!
– Шулаймыни? Синең әтиең кайда соң?
Сылу сагая калды. Нигә бу апа сорый да сорый әле? Әтисе белән әнисе җирдә ятып калганны әйтсә... Юк, иренен кып-кызылга буяган бу апага әйтергә ярамас. Бала шундук дәшмәс булды. Күпме генә тырышса да, сатучы аның телен ачтыра алмады. Шулай да, кыз баланың битләрен юдырды, ертык күлмәген салдырып, өр-яңа күлмәк кидерде. Сылуга яраклы җылы кофта да табылды. Кибеттә ашарга ни бар, кыз бала алдына куйды. Үзе читтән генә Сылуның кабалана-кабалана ашаганын карап торды. “Кемнең газиз баласы икән бу? Әллә ташлап киткәннәрме? Әгәр дә шулай булса?”
– Сылу, синең әтиең, әниең бармы?
Тамагы туйган, күңеле күтәрелгән баланың теле ачылды. Мондый әйбәт апа белән сөйләшергә була иде.
– Бар, мине әнием дә, әтием дә бик яраталар. Алар икесе дә мине “Кояшыбыз” дип әйтәләр.
– Кайда соң алар? Син алардан аерылып калдыңмыни?
– Юк инде. Алар...
Сылу телен тешләгәндәй тынып калды. Бу апа аңа тагын ошамый башлады. Сорый да сорый. Нәрсәгә төпченә?
– Йә, йә... Әйтәсең килмәсә, әйтмә. Мин хәзер телефоннан гына шалтыратып алам, син беркая да китмә, яме.
Сатучы складка кереп китүгә, кыз бала утырган урыныннан сикереп торды. Ие ди... Сылуны тотып теге абыйга бирергә уйлыйдыр әле! Бала шундук кибеттән чыгып китте. Чыгуга як-ягына каранды, урам уртасындагы юлдан китмичә, кырыйдан барырга булды. Алты яше тулып киткән балада моңарчы яшеренеп яткан саклану инстинкты баш калкытты...
Бала караңгы төшкәндә генә бер авылга килеп керде. Иң кырыйдагы кечкенә генә йортны озак кына күзәтеп торды. Тәрәзәләрендә ут балкыган йортта бер әбидән башка беркем дә булмавына тәгаен ышангач кына, ишек шакыды.
– Әби, мин сездә йоклап чыгыйм әле...
– Әстәгъфирулла! Бу ниткән хәл?
– Әби, керим инде. Мин бик әйбәт кыз, сиңа тимәм.
Әбекәй аркасына рюкзак аскан, дерелдәп басып торган баланы куенына алды, тиз генә өйгә алып керде.
– Ниткән хәл инде бу? Балаларын ник карамый бу ата-ана? Шушы кара төндә кая бара инде бу сабый? – дип сөйләнде. – Син кем баласы соң? Безнең авылныкы дисәм, бер дә күргән юк үзеңне. Ашыйсың киләме? Хәзер ашатам-эчертәм дә, минем белән йокларсың, иртәгә әтиең белән әниеңне эзләп табарбыз, җәме!
Шушы сүзләр җитә калды, Сылу әбигә ышанып ятып йоклады. Иртән торуына әби тәмле коймак пешергән иде. Сылуның бу әби яныннан бер дә китәсе килми башлады. Әнә нинди тәмле коймаклар пешергән. Әллә монда гына калыргамы? Юк, калырга ярамас, әнисен коткарырга кирәк. Әнисе инде аны көтәдер, “Сылуым кая китте икән?” дип борчылып беткәндер. Әби күрмәгәндә чыгып китәргә кирәк булыр. Тик менә... әнисе янына бара торган юлны онытты бит әле Сылу. Әллә бу әбидән сораргамы? Әби кешеләрнең белмәгәне юктыр, алар инде бик озак яшәгәннәр бит.
– Әби, сезнең урамдагы юл кая бара?
– Калага, кызым, калага.
“Кала”ны белми иде Сылу, ул аптырап калды.
– Ә без... ә без икенче шәһәрдә яшибез. Әби, син белмисеңме, минем әнигә кайсы юл алып бара икән?
Әби нишләргә белми баш вата иде, кызчыкның соравыннан сискәнеп китте. Әнисен эзләп бала юлга чыккан! Бу баланы әнисе ташлап киткән! Әби баланы җылы куенына кысып, корышып беткән күзеннән чыгар-чыкмас керфегенә ябышып калган күз яшен сөртте. Кемгә әйтеп карарга икән соң? Учаскавайга әйтсә... Балаларын карамыйлар дип, тартып алсалар? Бәлки ялгышлык белән бер-берләреннән аерылып калганнардыр? Дөнья бит бу... Инде алар үзләре дә башларын бәрә-бәрә кайгыралардыр, эзләп таба гына алмыйлардыр. Бәлки эзләп үзләре дә килеп чыгарлар... Әби телевизорны кабызып, радионы ачып куйды, берәр хәбәр булмасмы. Кеп-кечкенә бала әллә каян килмәгәндер. Күрше авылларның берәрсеннән генәдер... Әби үз-үзе белән киңәшеп, бала хакында дәшми торырга булды. Әнисе янына алып бара торган юлны эзләп чыккан бала бит ул! Аны беркем ташламаган! Аның әнисе бар, мондый баланы әни ташлый димени?!
Дәвамы бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев